Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Ышандыралар, алдыйлар – алданмагыз!

13 ноябрь көнне сәгать 11 тулып кил-гәндә, Совет урамындагы "Бессонница" кафесы янында ике хатын-кыз, 1937 елгы пенсионер белән әңгәмә корып, ышанычка кереп, алдыйлар һәм 20 мең сум акчасын алалар.

Мошенник хатыннарның берсенең буе 160 сантиметр чамасы, 45-50 яшьләрдә, аксыл чәчле, тыгыз бәдәнле, кара-соры сызык-лы кыска пальто кигән, башында - бәйләнгән берет. Икенчесенә шулай ук 45-50 яшьләр тирәсе, буе 165 сантиметр чамасы, өстенә пуховик төсле озын соры пальто, башына капюшонын киеп куйган.

Аларның берсе пенсионер әбигә исеме белән дәшеп туктата, бозымы бар икәнен, акча түләсә, бозымны бетерә алуын әйтә. Икенчесе исә бу вакытта теге хатынның "шундый көчле" булуына, чирдән дә, бозымнан да "чис-тарта алуына" ышандыру өчен "спектакль уйный". Нәтиҗәдә, әби пакет белән акчасын алып килә, ә мошенница пакетны үзенчә ниләрдер кыландыра да, ике сәгатьсез ачып карамаска кушып, аны әбигә кире тоттыра. Ике сәгатьтән соң әби акчасыннан колак какканлыгын аңлый.

Хөрмәтле бөгелмәләр! Уяу булыгыз, мошенниклар корган тозакка эләкмәгез! Шундый очраклар, әлеге кешеләр турында ни дә булса беләсез икән, түбәндәге телефоннар аша полиция бүлегенә хәбәр итегез: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә). Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса