Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Сорау - җавап

Кисәргәме, кисмәскәме? СОРАУ. Азык-төлек кибетендә сатучыдан колбасаны һәм ипине яртылаш кисеп бирүне үтенгәч, моны эшләүдән баш тарттылар. Сатучының бу гамәле дөресме? ҖАВАП. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 2 нче бүлегенең 37 нче пунктына ярашлы рәвештә (Хөкүмәтнең 1998 елның 19 гыйнварында раслаган документы), гастрономия товарлары сатып алучының соравы белән кисеп тә...

Кисәргәме, кисмәскәме?
СОРАУ. Азык-төлек кибетендә сатучыдан колбасаны һәм ипине яртылаш кисеп бирүне үтенгәч, моны эшләүдән баш тарттылар. Сатучының бу гамәле дөресме?
ҖАВАП. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 2 нче бүлегенең 37 нче пунктына ярашлы рәвештә (Хөкүмәтнең 1998 елның 19 гыйнварында раслаган документы), гастрономия товарлары сатып алучының соравы белән кисеп тә сатыла ала.
0,4 килолы һәм аннан авыррак булган ипи һәм ипи ризыкларын (әгәр җитештерүче оешма үзе төреп әзерләмәгән булса), 2 яисә 4 тигез өлешкә бүлеп, үлчәмичә генә дә сатарга мөмкин.
Ә ваклап сату урыннарында ипи һәм ипи ризыклары бары тик төрелеп кенә сатыла һәм аларны кисәргәме, кисмәскәме икәнен сатучы үзе хәл итә. Шулай булгач, сатучының колбасаны я ипине кисүдән баш тартуы законлы.
Мәгълүматлар алганда, консультация вакытында, кулланучы буларак, үзегезнең хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса