Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Сак булыгыз: ялган акчалар

Бөгелмә шәһәрендә күп санда 1 мең сумлык ялган акчалар пәйда булды. Ялган акчаларның серия номерлары: МХ№2130698, аМ №2429482, аМ №2402455, ьН №3721871, ьМ №3437407, ЛТ №3618306, КС №5039570, тП №9723509, аЛ №1225764, тП №7212520, аЛ №1225796, КС №5039503, аМ №2421425, тМ №1399256, тП №2137596, аЛ №7028484, аЛ №9737206, аЛ №7028495,...

Бөгелмә шәһәрендә күп санда 1 мең сумлык ялган акчалар пәйда булды.

Ялган акчаларның серия номерлары: МХ№2130698, аМ №2429482, аМ №2402455, ьН №3721871, ьМ №3437407, ЛТ №3618306, КС №5039570, тП №9723509, аЛ №1225764, тП №7212520, аЛ №1225796, КС №5039503, аМ №2421425, тМ №1399256, тП №2137596, аЛ №7028484, аЛ
№9737206, аЛ №7028495, аЛ №9737280, аЛ №1225778, аМ №2421488, ьМ №3437440, аЛ №9737207, аЛ №9738260, тН №4214840, оН №7399554, тЛ №5723221, ьП №3949874, оН №7399554, аа №6015489, аМ №2437496, тЛ №5723221, тП №2137597 аЛ №9738260, тН №4214840, аЛ №9737207, ал №4779172, ьМ №3437440, аМ №2421488, аЛ №1225778, аЛ №9737280, ат №7018481, АИ №6454153, Сп №3134153, тП №2137585, аЛ №2150175, иМ №8875743, аа №6015489, Он №5144154, тП №2137585, аЛ №2150175, оП №9193551, тт №7689188, тт №2278258, иТ №3278453.
5 мең сумлык ялган купюраларның серия номерлары: ал № 47791**, ал №4779198, ав №4774709, ма №1634437; серияләр үзара тәңгәл килмиләр: вм (мв) № 5084799, вм (мв) №5084797, вм (мв) №5084797, бв №4784726.
Татарстан Республикасында һәм күрше-тирә регионнарда түбәндәге серияле һәм номерлы 5 мең сумлык акчалар күпләп күренә башлады: ав 6874731, бв 9884774, вм 5884718, вм 5884722, вм 5884724, вм 5884711, ав 5874708, БМ 98930**, БС 987330**;
500 сумлыклар: ЛН 06370**, ЛН 73373**, ЛН 03370**, ЯЧ 03370**;
1 мең сумлыклар: ьП 3934***, тН 5737***, аЛ 9737***, ьМ 7218***.
5 мең сумлык купюраларда серия һәм номерлар үзара тәңгәл килмиләр: еь 3172832 - гя 4890607; вя 3546424 - ех 8867934; ги 9636957 - гь 2353393; вз 5140369 - ет 4658281.
Югарыда санап кителгән ялган акчаларда беренче һәм соңгы саннар үзгәрергә мөмкин.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында шундый ялган акчалар ешаеп китү сәбәпле, полиция хезмәткәрләре район кешеләреннән акча белән игътибарлы булуларын сорыйлар. Кулыгызга шундый акча килеп эләкте дип шикләнәсез икән, аптырап калмагыз, беренчедән, тиз генә 02, 6-95-02, 6-86-14, 8-917-907-59-99 номерларының берәрсенә шылтыратып, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Икенчедән, мөмкин булса, ялган акча биргән кешене, берәр сылтау табып, полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче тоткарлап торырга, ә инде ул кеше тизрәк чыгып китү ягын карый икән, аның килеш-килбәтен, йөзен, транспорт чарасының төсен, маркасын, номерын хәтерләп калырга тырышыгыз.
Шунысын да белеп торыгыз: ялган акча икәнен аңлап алуга, кулыгыздагы купюраларны тизрәк башка кешегә биреп котылырга омтылу дөрес юл түгел. Ялган акчаны, кыйммәтле кәгазьләрне әзерләүчеләр генә түгел, ә ниндидер сәбәпләр аркасында кулына килеп эләккәч, аның ялган икәнен белә торып, чын акча урынына кулланучылар да җинаять җаваплылыгына тартылалар. Шуңа күрә дә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү - иң ышанычлы юл.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 186 нчы маддәсендә язылганча, "Россия Федерациясе Үзәк банкы билетларын, металл тәңкәләрне, дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен, Россия Федерациясе яки чит илләр валютасын, кыйммәтле кәгазьләрен тарату максатында ясаган, яисә тараткан өчен" җәза чарасы да кырыс: моның өчен 5 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 1 миллион сумга кадәр, яисә хөкем ителгән кешенең 5 еллык хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү каралган.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм
коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса