Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Һәркем дә бит – АНА баласы...

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу - аналар хөрмәтенә игълан ителгән халыкара бәйрәм. Быел ул 27 ноябрьгә туры килә. Бәйрәмнең максаты - хатын-кызга итагатьле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт традицияләрен саклау, үстерү, гаилә нигезләрен ныгыту, гомеребездәге иң әһәмиятле кеше - ӘНИләрнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим булуларын тагын...

Татьяна КУПЧЕ,
БМР социаль яклау идарәсе начальнигы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Һәркем дә бит - АНА баласы. Шуңа күрә дә АНА феномены гомер-бакый актуаль булды һәм шулай булачак та. Һәрбер АНА җәмгыять яклавына һәм ярдәменә хокуклы. Безнекедәй катлаулы заманда күп кенә гаиләләр кыенлыклар кичерә, шуңа күрә дә, балалар бәхетле булсын өчен, җәмгыять алар турында кайгыртырга тиеш. Социаль ярдәм кешеләргә тормыш авырлыкларын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.

Аналар көне - мәңгелек бәйрәм ул: буыннардан-буыннарга шулай дәвам иткән. Әни - тормышыбызда иң мөһим һәм кадерле зат. Сине һәрвакыт аңлый, ярдәмгә килергә әзер тора, кичерә белә һәм нинди генә хәлеңдә дә сине ихлас ярата торган кеше бит ул әни. Шуңа күрә дә бу бәйрәм берәүне дә битараф калдыра алмый. Балаларына җан җылысын, мәхәббәтен, назын кызганмый торган әниләрнең барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә.
Бөгелмә муниципаль районы социаль яклау идарәсендә күп балалы 656 гаилә исәптә тора. 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы ТР Законының 8 нче маддәсе, 8 нче пункты нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә социаль ярдәмнең түбәндәге төрләре күрсәтелә:
- бала 6 яшькә җиткәнче дарулар алырга субсидия бирелә;
- яшәгән торак фонды милекчелек-нең нинди формасында булуга карамастан, торак мәйданының социаль нормалары чикләрендә, торакка түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирелә;
- халыкка хезмәт күрсәтү норма-тивлары чикләрендә, коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирелә; ә үзәктән җылытылмый торган йортларда яшәүчеләргә субсидия, халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чигендә, ягулык бәясеннән чыгып билгеләнә. Субсидия торак фондның нинди төргә каравына бәйсез рәвештә бирелә;
- гомуми урта белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларында укучы балаларга 18 яшькә кадәр автобуста йөрү өчен айлык билетлар бушлай бирелә.
Санап үтелгән әлеге социаль ярдәмне тиешле гаиләләр тулы күләмдә алалар.
Бөгелмә муниципаль районында күп балалы 11 әни Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. "Родительская слава" ордены белән бүләкләнгән 1 гаилә бар. Ил нинди генә социаль тетрәнүләр, икътисади кыенлыклар кичермәсен, хатын-кыз, АНА буларак, гаилә учагын саклаучы төп көч, тормыш терәге булып кала бирә.

Һәрберегезгә АНА бәхете насыйп булсын! Яшәү дәрте, рухи ныклык һәм авыр минутларда сабырлык телибез! Якыннарыгызның, балаларыгызның мәхәббәтен, игелеген тоеп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса