Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Җәнлекләрдән куркыныч яный

Яз һәм җәй айларында шәһәр халкы табигать кочагына, бакча участокларына еш кына үзләренең этләрен, песиләрен дә алып чыгалар. Яраткан Мырауҗаныгыз, яисә Актүшегезне көтмәгәндә урманнан килеп чыккан кыргый эт, я булмаса төлке тешләп алса, шатлыклы вакыйганың бер мизгелдә куркынычка һәм хәсрәткә әйләнүе бик ихтимал... Бигрәк тә алар котыру чире вирусларын күчерүче...

Фәридә НИЗАЕВА,
РФ Дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле
ТР "Росельхознадзор" идарәсе бүлеге дәүләт инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Котыру чире - кеше һәм хайваннар өчен аеруча куркыныч булган чирләр исемлегендә беренче бишлеккә кергән авыру. Аның ахыры еш кына үлем белән төгәлләнә.

Җир йөзендә котыру чирен ел саен 50 меңнән артык кеше йоктыра, 10 миллионнан артык кеше махсус дәвалану уза. Соңгы дүрт елда безнең илдә котыру чиреннән 57 кеше вафат булды.

Агымдагы 2012 елның беренче дүрт аенда Бөгелмә районы дәвалау учреждениеләренә җәнлекләр тешләгән 112 кеше мөрәҗәгать итә, шуларның 43енә хуҗасыз калган сукбай җәнлекләр һөҗүм итә. Тагын бер кеше кыргый хайван тешләүдән зыян күрә. Исаково авылында чирле бер эт һәм бер төлке барлыгы теркәлде.

Ветеринария белгечләре дүрт айда 2239 баш хайванга: 722 эткә, 509 песигә, 1008 мөгезле эре терлеккә котыру чиренә каршы вакцинация үткәргәннәр. Җирле аучылар 10 мең баш кыргый җәнлеккә исәпләнгән вакциналы ризык таратканнар.

Котыру чире вирусларын төп таратучылар булып ана төлкеләр һәм шәһәр читендә өерләре белән йөри торган сукбай этләр санала. Аларның кешеләрне тешләү очраклары сирәк күренеш түгел. Быел, мәсәлән, бер Пермь шәһәрендә генә дә шундый 50 очрак теркәлгән. Әгәр дә күңелсез хәлгә юлыгасыз икән, кичекмәстән табибка күренергә, котыру чиренә каршы махсус схемалы прививка ясатырга кирәк.

Котырган кыргый җәнлекләр авылларда йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итәләр. Чирнең язгы һәм көзге сезонда аеруча кискенләшүен истә тотып, бу чорда ихатадагы терлекләрнең дә, өйдәге җәнлекләрнең дә сәламәтлегенә игътибарлы булу, аларның сукбай һәм кыргый җәнлекләр белән аралашуына юл куймаска тырышу сорала. Кешегә исә чир, чирле хайванның селәгәе, яисә бүлентеге эләккән очракта, тән тиресендәге сыдырылган урыннар, җәрәхәтләр аша да йогарга мөмкин.

Этләрдә чирнең ике төрле башлануы ихтимал: бер очракта алар тын гына булалар, хәлсез кыяфәт белән, башын аска иеп йөри, ачык авызыннан селәгәе агып тора; икенче очракта хайван, киресенчә, артык активлаша, бер сәбәпсезгә нинди дә булса предметларга, кешегә, хәтта хуҗасына да ташлана. Эттә шундый халәтләр күзәтелә икән, моңа котыру авыруы сәбәп булганда, аны паралич суга, яисә ул үлә.

Котыру чиреннән саклану өчен хәтта өйдәге эт һәм песиләргә дә прививка ясату кирәк. Вакцинация хайваннарны куркыныч чирдән ике ел дәвамында саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса