Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Мөхәррият

Гөлчәчәк Факил кызы ВӘЛИЕВА "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Тумышы белән Мөслим ягыннан. Ә хезмәт юлын, Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының (элеккеге КДПУ, хәзер КФУ составында) татар филологиясе факультетын тәмамлагач, "Бөгелмә авазы" газетасында корреспондент булып башлап җибәрә. Биредә журналистика...

Гөлчәчәк Факил кызы ВӘЛИЕВА

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире

Тумышы белән Мөслим ягыннан. Ә хезмәт юлын, Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының (элеккеге КДПУ, хәзер КФУ составында) татар филологиясе факультетын тәмамлагач, "Бөгелмә авазы" газетасында корреспондент булып башлап җибәрә. Биредә журналистика өлкәсендә тәҗрибә туплагач, шәһәр мэриясендә матбугат хезмәте начальнигы урынбасары, соңыннан Бөгелмә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкара. Ә 2016 елның август аеннан исә - янәдән газетабызга әйләнеп кайтты: баш мөхәррир вазифасында.

Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Шулай ук аш-суга да осталыгы бар.

Әлфинур Әхтәм кызы Шәвәлиева

Матбугат органнарында - 1984 елдан, ә "Бөгелмә авазы"нда ачылганнан бирле эшли. Җиде төн уртасында уятып сорасалар да (әгәр йокларга ятарга өлгергән булса), кайсы биткә нинди материал куярга кирәклеген әйтә, эләктереп алырлык бер фикер тотса, номерга кирәк кадәр озынлыкта мәкалә яза ала, шундый ук осталык белән артык озыннарын "ә" дигәнче, бер түтәрәмгә калдырып, кыскартып та бирә (бигрәк тә - кеше язганнарын), профессиональ тәрҗемәче. Газета дигән "гуҗ" йотканнан вакыты калса, шигырьләр, хикәяләр иҗат итмәк була, аннан да бигрәк яратып, җирле авторларның әдәби иҗат җимешләрен "тәртипкә китерә", язганнарын "кимәленә кертә", китапларын бастырып чыгаруда катнаша. "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, "Моңсарымда - моңнарым" җыентыгын әзерләп чыгаручы.

Әлфия Салих кызы Мостафина

1954 елның 15 ноябрендә Актаныш районының Кыркаентүбә авылында җиденче бала булып дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң дүрт ел авылда физика һәм математика укыта. Казан дәүләт университетында укый. 1983 елда гаиләсе белән Бөгелмәгә килеп төпләнәләр. җәмәгате Мәхтүм Мәхмүт улы (тугызынчы елын мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) белән илгә өч ир бала бүләк итәләр. Газетадагы эш стажы - 27 ел. "Бөгелмә авазы"нда чыга башлаган көннән алып эшли.

Ләйсән Инзир кызы ЙОСЫПОВА

1985 елның матур җәй аенда Бөгелмә районының чын татар авылларының берсе булган Татар Димскәендә туып үсә. Кечкенә чактан ук зәңгәр экраннар каршында хәбәрче дип аталган, төрле тапшырулар алып баручы күркәм, гүзәл апа-абыйларны күзәтеп, "Сөембикә", "Ялкын" журналларындагы әңгәмә-репортажларны укып, үзе дә шушы һөнәр белгече булу теләге белән яна. 2008 елда кечкенә чакта ук күңел түренә салынып куйган шул "теләк үсентеләре"н тормышка ашыру мөмкинлеге туа, "Бөгелмә авазы" редакциясенә эшкә килә. Әлеге иҗат төркеменә килеп эләгүе өчен чиксез шат. Чөнки ул биредә зур тормыш мәктәбе ала. Редакциядә эшләүче үтә изге, күркәм хезмәткәрләр аның иң тугрылыклы сердәшчеләре, дуслары, укытучыларына әйләнә. Ләйсән яшьтәшләренә һәм өлкәннәргә карата гадел, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга һәм булышырга әзер, хезмәттәшләре дә аны ярата, ул коллективның "кояшлы кызы".

Хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Балаларны ярата, газетада "Күңелле балачак" сәхифәсен алып бара. Анда катнашучы иң актив, зирәк, пөхтә укучыларны билгеләп үтеп, аларны ничек тә булса кызыксындыру теләге белән милли җанлы эшмәкәрләрне химая эшенә тарта. Шат күңелле Ләйсән газета битләрендә Бөгелмәдә һәм башка районнарда уңышлы эшләп килүче төрле оешма, җәмгыятьләрнең эшчәнлекләрен яктырта, күренекле кешеләр белән әңгәмәләр кора, кирәк икән хакимият бинасында, төрле җәмгыятьләрдә һәрдаим үтүче түгәрәк өстәлләрдә, видеокиңәшмәләрдә катнаша, планерка вакытында әллә нинди кызык сүзләр әйтеп, коллективны көлдереп ала, телефоннан шалтыраткан әфәнде-ханымнар белән җайлап-тәмләп сөйләшә белә.

Айгөл Әлфәт кызы ШӘРӘФИЕВА

Чи татар кызы, чөнки Бөгелмә районының Татар Димскәе авлында туып үскән. Язмыш аны "Бөгелмә авазы" газетасына очраклы рәвештә, эш эзләгән вакытында, 1997 елда алып килә. Мәхтүм Мостафин җитәкләгән газетада башта корректор булып эшли, аннары сәркатиб эшенә керешә. Параллель рәвештә газетага үз басмаларын биреп тора. Соңыннан "Бугульминская газета"да эшли. Ул журналистикага ныклап торып Бөгелмә муниципаль телевидениесенә эшкә килгәч кереп китә. 8 ел дәверендә "Изһар" информацион программасында яңалыклар укый, сюжетлар төшерә. Шул дәвер эчендә 16 диплом, Грамота һәм Рәхмәт хатларына лаек була. Алар арасында республика күләмендә яуланган бүләкләре дә бар. 2007 елда ТР Эчке эшләр министрлыгы оештырган бәйгедә лауреат була, 2010 елда УФСИН оештырган бәйгедә I дәрәҗәдәге дипломга лаек санала. Яңалыклар тормышында яшәргә өйрәнгән корреспондент 2015 елда янә "Бөгелмә авазы"на кайтты. Бүгенге көндә ул корреспондент - ана телебезне саклауда, яклауга үз өлешен кертеп, эшләвен дәвам иттерә.

Клара Ясир кызы УСМАНОВА

1966 елның 24 мартында Башкортостан Республикасының Бакалы районы Катай авылында туа. 1993 елда гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә килеп урнашалар. "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә 1993 елның март аеннан башлап эшли.

Гөлсинә Миһман кызы Мозаффарова

1958 елның 19 февралендә Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында туа. Редакциядә 1987 елдан бирле эшли.

Сания Фигенир кызы Хөснуллина

1967 елның 21 маенда Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесында белем ала. 1998 елда "Бөгелмә авазы" газетасына корректор булып эшкә урнаша. Үз эшенә зур җаваплылык белән карый, хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли.

Андрей Алексеевич РЯБЕНКО

Андрей газета редакциясендә 2016 елның 25 гыйнварыннан эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә һәрвакытта да шат күңелле, ачык йөзле, кешелекле, аралашучан Андрей редакциянең үз кешесенә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса