Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Кулга-кул тотышып, гел бергә барыйк!

“Бөгелмә авазы” – сезнең күптәнге танышыгыз, яңалыклар җиткерүче дустыгыз, киңәшчегез дә

Бу сүзләр белән килешәсездер дип уйлыйбыз. Ләкин яраткан газетабыз алга таба да үссен өчен, хөрмәтле газета укучылар, сез кирәк.

Газета – район тормышы белән таныштыручы төп чыганакларның берсе. Таныш-белешләрегезгә дә безне киңәш итегез. Бергәләп сөйләшергә, вакыйгаларга карата фикер алышырга менә дигән форсат.

Безнең дә сезне сөендерәсебез килә. Бәяләр арту заманасы. Кызганыч, бу хәл массакүләм матбугат чараларын да урап узмый. Ләкин 16 майдан 26 майга кадәр “Әбунәчеләр ункөнлеге” игълан ителә. “Бөгелмә авазы” газетасына 699 сум урынына 614 сум 64 тиенгә язылып калырга була!

Район газетасына язылыр өчен 5 сәбәп:

1. “Бөгелмә авазы” туган төбәгебез аның кешеләре турында яза. Без авылыгыз, бистәгез, туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез, коллективыгыз турындагы мәгълүматларны газета битләрендә даими бастырып киләбез.

2. Район газетасы кешеләргә ярдәм итә. Закон нигезендә, газета юллаган сораулар, мәсьәләләр теркәлгән хатларга компетентлы затлар, җитәкчеләр һәм түрәләр билгеләнгән вакытта тулы җавап бирергә генә түгел, ә нәтиҗәле чаралар да күрергә тиеш.

3. “Бөгелмә авазы” – алыштыргысыз киңәшче!

4. “Бөгелмә авазы”нда – җәмәгать хәбәрчеләре, шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗаты өчен менә дигән киңлек.

5. Район газетасында Россиянең төп һәм төбәк телеканалларының программасы урнашкан.

Сезгә берничә язылу ысулы тәкъдим итәбез:

1нче ысул: почта аша, я үзегез барып яки хат ташучыны өйгә чакырта аласыз. “Бөгелмә авазы”на ярты елга язылу – 614 сум 64 тиен. Бары – 16 майдан 26 майга кадәр, аннары яңадан 699 сумга әйләнәчәк. Оешмалар өчен – 750 сум.

2нче ысул: К. Маркс урамы, 32нче йорт адресы буенча редакциягә килеп, язылып була. Бу очракта ярты елга бәясе 360 сум тәшкил итәчәк. Төп шарты – әлеге адрес буенча үзегез килеп алырга тиеш буласыз.

3нче ысул: китапханәләр аша яздыру. Бәясе – 420 сум. Бу ысул китапханәләрдән ерак тормаучыларга бик кулай. Шушы рәвешле языласыгыз килсә, я редакциягә, я якын-тирәгездәге китапханәгә мөрәҗәгать итегез.

4нче ысул: интернет челтәре аша язылу. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы кабинет аша (uslugi.tatarstan.ru). Күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегендә “Подписка: газета-журналы” бүлеген табаcыз да, шунда кереп, кирәкле мәгълүматларны тутырасыз.

5нче ысул:  яңа төрле язылу ысулы кертәбез! PDF-форматка язылу. Хәзер аңлатып бирәм. Газета битләре электрон форматта. Алар сезнең электрон адреска газета чыккан көнне килеп җитәчәк. Бәясе ярты елга 300 – сум, бер айга – 50 сум. Бөгелмә районыннан читтә яшәүчеләр, ләкин туган төбәгенең хәлләрен белеп торырга теләүчеләр өчен әлеге ысул менә дигән.

Безнең белән булыгыз! Сорауларыгыз калган булса, безгә шылтыратыгыз!

Почта хезмәткәрләре безнең әбунәчеләр белән якыннан таныш. Алар бер-берсен якын итеп, язылу вакытында күрешеп, хәл-әхвәл белешеп торучылар. Шундый почтальоннарның берсе – ул 11нче почта бүлеге хезмәткәре Зимфира ГАБДРАХМАНОВА. Аның газета битләре аша җылы сүзләр җиткерәсе килә:

“Мин почтальон булып эшлим. Эшемнең бер юнәлеше – газета-журналларга яздыру. “Бөгелмә авазы”на да шул исәптән. Минем участокта күтәренке рухлы, тормышны сөючән ханым Даимә Ракаева бар. 93 яшьтә булуына карамастан, күңеле белән дә, физик халәте белән дә әле яшь! Ул татар теле укытучысы булып эшләгән, “Бөгелмә авазы”н бик ярата, яшь вакыттан ук аны яздыра. Даимә ападан кала, минем участокта туган төбәкяңалыклары белән “Бөгелмә авазы” газетасы битләре аша танышып баручылар байтак. Алар: Нәфисә Йосыпова, Флера Тугушева, Корбангали Сираев, Бибинур Юнысова, Гайсә Хәмидуллин. Бөек Җиңү көне алдыннан аларның барысын да бәйрәм белән тәбриклим, озын гомер, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!”

 

Ихтирам белән, баш мөхәррир

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса