Кире кайтарыла торган салым акчалары турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 210 нчы маддәсе нигезендә, 13 процентлы салым салына торган керемнәргә мөнәсәбәттә, физик затларның керем салымы (НДФЛ) базасы шул ук физик затка бирелә торган салым чигерүләре кадәр күләмдәге суммада киметелә ала.
Надежда АНДРЕЕВА,
салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Мондый салым чигерүләре түбәндәге очракларда карала:
- физик затның эш бирүчесе ролендәге оешмалар, хосусый эшмә-кәрләр тарафыннан кайтарыла торган стандарт салым чигерүләре;
- салым органнары тарафыннан кайтарыла торган социаль салым чигерүләре. 2010 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминаты буенча, Кодексның 219 нчы маддәсе, 1 нче пункты, 4 нче аспунктында каралган тәртиптә, социаль салым чигерүләре салым түләүчегә, әгәр ул эш бирүчегә мөрәҗәгать итсә, салым чоры узганчы ук та кайтарып бирелә ала;
- милек-мөлкәт салымы чигерүләре (милекне сатканда - салым органнары, торак сатып алганда - салым органнары тарафыннан да, эш бирүче тарафыннан да кайтарып бирелә ала);
- һөнәри салым чигерүләре, бусы физик затның салым агентлары, яисә салым органнары тарафыннан кайтарыла.
Бүген без сезгә салым түләүченең түләп укыган өчен социаль салым чигерүләреннән файдалана алу хокукы турында сөйләргә телибез.
Гомуми кагыйдәләр нигезендә, уку өчен түләгәнгә социаль салым чиге-рүләреннән түбәндәге категория салым түләүчеләр файдалана ала:
1) укучылар; 2) укучыларның әти-әниләре (опекуннары, попечительләре); 3) укучыларның абыйсы (апасы), шул исәптән бертуган булмаганнары да
(Россия Финанс министрлыгының 2011 елның 18 октябрендә игълан иткән № 03-04-08/8-186 нчы хаты нигезендә).
Шулай итеп, уку-укытуга мөнәсәбәттә салым түләүчеләр үз керемнәре салымын сарыф иткән акча суммасына кадәр күләмдә киметә алалар (РФ СК, 219 нчы маддә, 1 нче пункт, 2 нче аспункт):
1) белем бирү учреждениеләрендә үзе укыган өчен (РФ СК 219 нчы маддә, 2 нче пункт, 3 нче абзац);
2) 24 яшькә кадәрге балаларын уку йортларының көндезге бүлегендә укыткан өчен;
3) үз карамагында булганнарның - 18, элек үз карамагында булганнарның 24 яшькә кадәр шулай ук уку йортларының көндезге бүлегендә укуы өчен. Бу чигерү мөмкинлекләреннән опекуннар (попечительләр), шул исәптән элеккеләре дә, тулы күләмдә файдалана ала, әмма сумма опекуннарның (попечительләрнең) барысыныкын бергә кушып исәпләгәндә һәр бала өчен 50 мең сумнан артырга тиеш түгел (РФ Финанс министрлыгының 2010 ел,
10 июньдә тәкъдим иткән № 03-04-05/7-324 хаты нигезендә);
4) уку йортларының көндезге бүлегендә укучы 24 яшькә кадәрге энесенең (сеңлесенең) укыганы өчен.
Кайтарып бирелә (чигерелә) торган акча үз укуыңа, баланың укуына, туганының укуына фактта сарыф ителгән чыгымнар күләмендә була, әмма чик суммадан узып китә алмый (РФ СК 219 нчы маддә, 1 нче пункт, 2 нче аспункт, 1 нче абзац).
Салым түләүченең үзенең укуы өчен икән, бу чикләү, хәйрия максатларына, яисә кыйммәтле дәвалануга гына булмаса, барлык социаль чигерүләрне бергә исәпләп, 120 мең сум тәшкил итә (РФ СК 219 нчы маддә, 2 нче пункт, 3 нче абзац). Икенче төрле итеп әйткәндә, 120 мең сум күләмендәге акча чыгымнарның дүрт төрен үз эченә ала: салым түләүченең үзенең укуына, дәвалануга, дәүләтнеке булмаган һәм ирекле пенсия иминиятенә, хезмәт пенсиясенең туплау өлешенә бирелә торган өстәмә иминият взносларына түләнгән акча.
Кайтарып бирелә торган акчаның кайсы чыгымнарныкын һәм нинди күләмдәгесен исәпкә алырга икәнлеген салым түләүче үзе хәл итә. 120 мең сумлык чик күләмне билгеләгәндә балаларны, туганнарны (энесен, сеңлесен) укыту һәм кыйммәтле дәвалану чыгымнары кертелми (РФ СК 219 нчы маддә, 2 нче пункт, 3 нче абзац).
Алары исә, ягъни балаларны, туганнарны укыту чыгымнары салымын кайтару югарыда әйтелгән социаль чигерүләргә бәйле түгел, әмма аның күләме шулай ук чикле. Әйтик, укыту чыгымнарының һәр укучыга ел саен 50 мең сумы гына исәпкә алына һәм бу акча әти белән әнине (опекуннарны, попечительләрне), туганнарны бергә санап чутлана.
Үзең укыган өчен түләгән акчаның социаль салым чигерүләрен алу өчен уку формасының нинди булуында аерма юк: кеше көндезге бүлектә булса да, читтән торып укыса да, кайтарыла. Ә менә балаларның, туганыңның укуына түләнгәненнән кайтару өчен аларның бары тик көндезге бүлектә укуы гына шарт булып тора. Шулай ук ул уку йортының лицензиясе, яисә аның статусын билгели торган башка документы булырга тиеш. Бу югары уку йортларында гына түгел, ә белем бирү процессын алып баруга хокукны раслый торган лицензиясе, яисә бүтән документы булган башка мәгариф оешмасында, шул исәптән балалар бакчаларында, урта мәктәпләрдә, спорт һәм музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучыларга да кагыла.
Салым чигерүләре чыгым тотылган ел узганнан соң, салым органы тарафыннан кайтарып бирелә. Моның өчен 3-НДФЛ формасын тутырып, дек-
ларация һәм чыгымнарны раслый торган башка документларны тапшыру кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа