Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Фазыл Вәлиәхмәтнең юбилей кичәсеннән фоторепортаж

Һади Атласи исемендәге музей-китапханә җитәкчесе, мөгаллим, тарихчы, фотохәбәрче, төбәк елъязмачысы, актив җәмәгать эшлеклесе Фазыл Вәлиәхмәткә 65 яшь тулды.

13 мартта Карабаш мәдәният йортында аның иҗат кичәсе узды. “Кем ул?” – дип сорап торучы булмастыр – Карабашта туып-үскән, шунда гомер итүче һәм туган туфрагына булган мәхәббәтенә, якташларына карата күңел түрендә йөрткән ихтирам һәм хөрмәт хисләренә күрә газиз төбәген еракларга таныткан зат  Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт ул. Шушы  вазыйфаларның берсе өлкәсендә генә басылып кына эшләсә дә, кеше үрләр яуларга, уңышларга ирешеп, танылуларга ирешә ала. Ә Фазыл Абдулла улы аларның барысын да берьюлы колачлап алып бара һәм аның эшчәнлеге болар белән генә дә чикләнми.

Фазыл Абдулла улына ныклы сәламәтлек, уллары һәм оныклары өчен җәмәгате Минзилә ханым белән тигезлектә шатланып яшәүләрен һәм милләтебез, якташларыбыз иминлеге хакына ният иткән эшләрен, үз күңеле дә канәгатьлек хисләре кичерерлек итеп, уңышлы башкарып чыгуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса