Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Бөгелмә тәмәкедән баш тартамы?

Һәр ун секунд саен җир йөзендә озак вакыт тәмәке тарткан кеше үлә, 2020 нче елга ул өч секункда бер кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин.


Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 нче елда гамәлгә куелган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 90 процент үлемнең сәбәбе тәмәке тарту аркасында үпкәдә яман шеш килеп чыгудан, 75 проценты - хроник бронхит һәм 25 проценты йөрәк өянәге аркасында Россиядә, ким дигәндә, һәр унынчы хатын-кыз тәмәке тарта. Россиядә яшәүче ир-атларның 50-60 процентын күп тартучылар рәтенә кертеп була.Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты - тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса