Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Беренче баланы бүләкләү тантанасы

6 гыйнвар көнне Бөгелмәнең бала тудыру йортында яңа 2020 ел башлануны белдереп, Кремль курантлары суккан вакытта туган сабыйны өйгә озату тантанасы булды.

Бала дөньяга 1 гыйнвар көнне 00 сәгать 02 минутта, 3кило 700 грамм авырлык белән туган. 

Бу бәхетле вакыйга Элеонора Инсаф кызы һәм Илшат Хәмид улы Булатовлар гаиләсендә була. Улына әти-әниләр Давыт дигән матур исем биргәннәр (тәрҗемәдә  “сөекле” дигәнне аңлата). Шунысы игътибарга лаек, сабый ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туды – бу исә бөтен республика өчен мөһим тарихи дата. 

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко яңа туган баланың әти-әнисенә беренче хокук билгели торган документны – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасын тапшырды. Район башлыгы исеменнән гаиләне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова тәбрикләде, ул гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм тәрбия эшендә уңышлар теләде, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, юбилей медален һәм акчалата сертификат тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса