Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррәрият

Балаларның куркынычсызлыгы – үз кулыбызда

6 декабрь көнне иртән иртүк 14 нче "Журавушка" прогимназиясендә (мөдире - Е.Безрукова), ЮХИДИ, "Курс-М" студентлар клубы һәм прогимназиянең 4 нче сыйныф укучылары белән берлектә, киң масштаблы "Балаларга - автокресло!" акциясе кысаларында, "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән чара үтте.

Г.ГЫЙБАДУЛЛИНА,
юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
пропагандалау инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.

Социаль кампаниянең максаты машинага утырып йөрүче балалар арасында имгәнү очракларын киметү булды.
Студентлар, укучылар белән берлектә, иртә таңнан прогимназиядә тәрбияләнүчеләрне һәм ата-аналарны каршы алдылар, аларның балаларын ничек алып килүләрен күзәттеләр. Машиналарында нәниләр өчен махсус җайлаштырылган утыргычларда алып килүче ата-аналарга "Минем балам куркынычсызлыкта" дигән наклейкалар бүләк иттеләр. Ә автокреслосыз йөртүчеләргә бу җайланмаларның мөһимлеге турында сөйләделәр, белешмәләр тапшырдылар. Билгеле инде, балалар үзләре дә бүләксез калмады. Үткәрелгән чарадан тулысынча канәгать калган 4 нче сыйныф укучылары соңыннан тыныч күңел белән дәресләрен укырга киттеләр. Без барыбыз да өлкәннәрнең аңына бер генә мөһим нәрсәне сеңдерергә тырыштык: балаларның куркынычсызлыгы - аларның үз кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса