Якташыбыз Александр Красных "алтын" яулады
Россия чемпионатында җиңүе нәтиҗәсендә, А. Красных 2018 елда Кытайда узачак кыска суда йөзү буенча Дөнья чемпионатына сайлап алынды.
Татарстан йөзүчесе Александр Красных ирекле стиль белән 400 метрга йөзү буенча Россия чемпионатында алтын медаль яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Финалда Александр 3 минут 36,84 секунд нәтиҗәсе белән финишка килде. Икенче урында – Омск өлкәсе йөзүчесе Мартин Малютин (3:37,84). Бронза медаль – Санкт-Петербург вәкиле Вячеслав Андрусенко активында (3: 40,20). Тагын бер татарстанлы Эрнест Максумов бишенче вакытны күрсәтте – 3:41.92
Россия чемпионатында җиңүе нәтиҗәсендә, А. Красных 2018 елда Кытайда узачак кыска суда йөзү буенча Дөнья чемпионатына сайлап алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа