Татарстанда гер спорты буенча илкүләм чемпионаты булачак
Ярышларны ачу тантанасы 14 июньдә 14.00 сәгатьтә булачак
13-16 июнь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионаты узачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 38 команда - 200дән артык гер күтәрүче катнаша.
Татарстан Республикасыннан турнирда 20 спортчы катнашачак.
Ир-атлар 63 кг, 68 кг, 73 кг, 85 кг, 85 кг-нан артык авырлык категориясендә ярышачак; хатын-кызлар 63 кг һәм 63 кг.-нан артык авырлыкта көч сынашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 14 июньдә 14.00 сәгатьтә булачак.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа