Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт сөюче Ильяс

Шушы көннәрдә гомерен Бөгелмәдә балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган күркәм шәхес – Ильяс Шәрипҗан улы Шәйгарданов үзенең олы юбилеен – 55 яшен билгеләп үтте. Ул гомерен спорт һәм яшь буын белән бәйләгән – 28 ел балаларга әлеге фәнне укыткан кеше.

Бөгелмәдә Ильяс Шәрипҗан улы Шәйгардановны белмәгән кеше сирәктер. Ул – шәһәрдә һәм районда үтүче спорт чараларында, беренче рәттә торып, җиңүләр яулаучы, укучыларын чит җирләрдә танытучы шәхес.

Спорт сөюче Ильяс Шәрипҗанович үзенең 55 яшьлек юбилеен да йөгерү бәйрәме белән билгеләп үтте. Иртәнге сәгать сәгать 7.30да юлга кузгалып, ул үзенең якын кешеләре, укучылары, укытучылары белән Әлмәт шәһәреннән йөгереп кайта. Шәһәргә алар 13 сәгать 30 минутта кайтып җитәләр. Йөгерү бәйрәме катнашучыларын һәм бәйрәмнең төп кунагын шәһәргә керү юлында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Михаил Конков, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Костантин Круглов, Чаңгы базасы, ГТО үзәге вәкилләре, бик күп укучылары, дуслары һәм танышлары каршы ала. Алар барысы да спорт бәйрәменең төп кунагына – юбилярга изге теләкләрен, якты уйларын җиткерәләр.

Ильяс әфәнде тырыш халкы белән дан тотучы Мөслим районының Октябрь авылында 6 балалы ишле гаиләдә туып-үсә. Башлангыч белемен Күбәк урта мәктәбендә ала, мәктәп елларында ук спорт белән бик яратып шөгыльләнә. Әйе, бу вакытлы мавыгу гына булмый, Ильяс спорт, сәламәт яшәү рәвешен, актив тормышны сайлый – Әлмәтнең физкультура техникумына укырга керә. Бер ел укыганнан соң, хәрби бурычын үтәргә алына. Чехословакиядә разведротада хезмәт итә ул. Анда да авыл егете үзен сынатмый, тырыш хезмәт күрсәтә, төрле чараларда актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә, еш кына андагы җирле басма битләрендә дә балкый. Кайткач, физкультура техникумын тәмамлый. Юллама буенча Әлмәт районының Рус Акташы авылында 3 ел балаларга физкультура укыта.

  • Бик төчле, тирә-якка танылган мәктәп иде, спортка да бик зур игътибар бирелде. Анда эшләү минем өчен зур тәҗрибә булды, – дип искә ала Ильяс ага.

Шул вакытта Наилә Равил кызы белән матур тормыш корып җибәрәләр. Бөгелмәгә килеп урнашулары да очраклы рәвештә генә килеп чыга дисәк тә, ялгыш булмас, мөгаен. Өйләнгәч, хатыны белән Татарстанны карарга дип чыгып китәләр алар. Бөгелмәгә килгәч, биредә тукталалар. Ул вакытта 4нче мәктәп директоры Анатолий Николаевич Лошков: “Менә шушында торырсыз, эшләрсез”, – дип, хезмәт кабинетыннан кечкенә генә бүлмә бирә. Шулай итеп, алар биредә төпләнеп калалар. Үзләренең тату ояларын булдыралар. Өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илнар Әлмәт Дәүләт нефть институтын Кызыл дипломга бетерә, икенче уллары Илнур Казан Федераль Университетын уңышлы тәмамлап, эшлиләр. Кечкенәсе – Айнур 9нчы мәктәпнең 4нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый.

Ильяс әфәнде спорт белән генә түгел, туризм белән дә актив шөгыльләнә. Татарстан, Россия буйлап бик күп йөри. Җәяүлеләр туризмы буенча 4 тапкыр чемпион була. Шулай ук Мари урманнарын, Кырымны велосипедта урап кайта. Чаңгы марафоннарында да күп тапкырлар җиңүчеләр арасында балкый. Шулай ук ул – бик күп тапкырлар йөгерү марафоннары катнашучысы. Аларның беренчеләре рәтендә – Уфа марафоны. Ильяс Шәрипҗанович аны бик җылы искә ала.

– Ярышны оештыру дәрәҗәсе шулкадәр көчле, анда бу көнне машиналар йөрүдән туктап кына тормый, урамнарда торучы бер генә буш машинаны да күреп булмый. Барлык борылышларда офицерлар, волонтерлар тора. Халык спортның бу төрен бик яхшы кабул итә. Хәтта соңыннан спортчыларны зур бәйрәм өстәле артында сыйлыйлар. Шулай ук Казан марафонын да сагынып искә алам. Анда республикабыз Президенты, зур сәясәтчеләр, спортчылар да катнаша. Әлеге марафонда үз яшь категориямдә ике ел рәттән 2нче һәм 3нче урыннарга лаек булдым. Спорт ярышлары елдан-ел матурлана, масштаблары киңәя, катнашучылар саны арта, спортка караш үзгәрә, бу бик сөендерә, – ди спортчы.

Аның тормышындагы зур җиңүләре, спорт бәйрәмнәре бик күп. Мәскәү марафонында катнашу бәхетенә дә ирешә ул. Анда йөгерүче 37 мең кеше арасында Ильяс әфәнде үз атрибутикасы белән аерылып тора. Ул Бөгелмә тегү фабрикасында тектергән махсус баш киеме киеп йөгерә. Бу – аның визит карточкасы, чит җирдә дә Татарстанны, Бөгелмәне таныту мөмкинлеге булып тора. Мәскәүдә исә ул, моңа өстәп, Татарстан байрагын да тотып йөгерә. Ленинградта үткән йөгерү ярышларында да катнаша. Шулай ук “Бөгелмә – Сугышлы” йөгерү марафонында да 5 тапкыр җиңү яулый. “Бугульминская газета” оештырган Милләтләр кроссында катнашып, 4 ел рәттән беренче була.

Әйе, аның тормышындагы ярышларны һәм җиңүләрне санап та, язып та бетерерлек түгел һәм аларның барысын да санау кирәк тә түгелдер, бәлки. Тик шунысы мөһим, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәүче, бернигә дә карамастан, һәрнәрсәгә уңай карашы булган, ничә яшьтә генә булса да, спортны беренче урынга куеп, үзе сайлаган шөгыльгә һәм эшкә тугры калучы шәхес һәрвакыт алга, матурлыкка, сәламәтлеккә, камиллеккә омтыла. Алда әле аның яңадан-яңа марафоннарда, ярышларда катнашу теләкләре бар, тормышка ашырасы хыяллары күп.

Ильяс Шәйгарданов гомер буе диярлек 4нче мәктәптә физкультура укыта. Укытучыларының актив тормышын күреп, укучылары да аңа тиңләшергә тырышалар, спорт белән актив шөгыльләнәләр, төрле ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Әйе, 28 ел буе эшләгән, район, Татарстан, Россия күләмендә узган чараларда катнашкан эшләренең нәтиҗәсе – “Татарстан Республикасының физик культура отличнигы” мактаулы исеме.

Алда торучы зур хыялы – Байкал аша йөгереп үтү, Америка Кушма Штатларындагы зур шәһәр – Бостонга бару:

  • Бу җирләргә бару өчен әзерләнәм. Безнең Олимпия чемпионы, марафончы Фирая Солтанова 17 ел инде Флорида штатында тора икән, киләчәктә аның белән якыннанрак танышып, бераз мәгълүмат алып, Бостон марафонында катнашу бәхетенә ирешермен дип уйлыйм.  

Бүгенге көндә тормышын спорттан башка күз алдына да китерә алмый ул. Тырышып, төрле ярышларда җиңеп алган Диплом, мактау таныклыклары, медальләр – тормышында зур шатлык.

  • 55 яшь тормышның яртысы гына әле, киләчәктә туры юлдан йөгереп, кешеләр белән танышып, булган тәҗрибәне укучыларга биреп, үзем артыннан кешеләрне ияртеп, матур гына яшәргә исәп, – дип, киләчәккә булган уй-хыяллары белән уртаклаша язмабыз герое.

Күңелегездә йөрткән һәрбер теләгегезне тормышка ашырырга, якыннарыгызның игътибарына тиенеп, балаларыгыз өчен шатланып, эшегездә һәм спортта зур уңышларга ирешеп, хатыныгыз Наилә ханым белән озын-озак бәхетле тормыш телибез сезгә, тынгы белмәс Ильяс әфәнде!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса