"Салют" балалар сәламәтләндерү лагеренда ГТО фестивале узды
Чара лагерь администрациясе тарафыннан тестлаштыру үзәге белән берлектә оештырылды.
35 яшь акробат һәм 40 көрәшче 1 минут эчендә гәүдә күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, идәнгә ятып, кулларда күтәрелү һәм төшү, гимнастика эскәмиясенә басып, алга иелү күнегүләрен башкардылар.
Иң мөһиме, чарада барлык катнашучылар да дәрт һәм энергия алдылар.
Җиңүчеләрне сменаның ябылу тантанасында грамоталар белән бүләкләячәкләр.
Фоторәсемнәр: Людмила Киреева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа