Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар арасында "Абилимпикс-2020" чемпионаты узачак

Бөгелмәдә чаралар 26-29 октябрьдә булачак.

Татарстанда «Абилимпикс-2020" һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. Конкурста инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашачак.

Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Казан сәүдә-икътисад техникумы" оештыра.

Конкурс 54 компетенция буенча, өч категориядә: «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр» буенча берничә этапта узачак.

Бөгелмәдә әлеге ярышлар 26 һәм 28 октябрьгә билгеләнгән. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә – «Буяу эшләре», 28 һәм 29 октябрьдә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә «Социаль эш» компетенциясе буенчаүтәр дип көтелә.

Чемпионат 14 ноябрьдә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса