Көчсез затлар димәгез!
Уфа шәһәрендә дзюдо көрәше буенча хатын-кызлар арасында төбәкара турнир узды.
Якташыбыз – Бөгелмә кызы март бәйрәме көннәрендә узган бу ярышларда лаеклы чыгыш ясап, призлы урын яулады. Бәләбәй, Екатеринбург, Күмертау, Октябрьск, Оренбург, Приют, Салават, Стәрлетамак, Туймазы шәһәрләреннән һәм Уфаның үзеннән җыелган 200ләп спортчы арасында якташыбыз София Шаламова мактаулы өченче урын алды.
Спортчы кызыбызны һәм аның остазы Илдар Фәттаховны әлеге уңышлары якташларыбыз өчен хуш хәбәр булып тора. Аларның киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа