Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дуслар җыелган җирдә

Туган көн елга бер тапкыр була. Бу шатлыклы көнне Бөгелмә спортчысы Ильяс Шәйгарданов хәрәкәттә үткәрә.

Гомер бәйрәмен – кем ничек, ә шәһәребезнең танылган марафончысы Ильяс Шәйгарданов йөгереп үткәрә. Кыска дистанцияләр белән вакланып тормый, ул озын
аралыкка йөгерә. 2018 елда, мәсәлән, дуслары белән бергә Әлмәттән Бөгелмәгә  кадәр 55 километрлы аралыкны йөгереп үтәләр. Былтыр исә  Ильяс Шәйгарданов кышкы Байкал марафонында катнаша. Быел ул туган кө-нен, студентлар белән бергә, БМЗ стадионында үткәрә. Әлеге чараны ТАССРның 100 еллыгына багышлап, алар 100 километрлы дистанцияне йөгереп үтәләр. Әлбәттә, бу чарага шәһәребезнең профессиональ спортчылары да, сәламәтлек өчен генә йөгерүчеләр дә  битараф калмый, Ильяс Шәйгарданов һәм аның студентларына кушылалар. Алар арасында – Владимир Белов, Рафаэль Әлиев (Алеев), Татьяна Илюхина һәм башкалар.

Марафонда катнашучыларның барысын да кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлыйлар.

Фотолар:  Ирина НАУМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса