Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә йөзү буенча ярышлар үтте

Безнең спортчылар шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә узган ярышларда катнаштылар.

Йөзү

25 октябрьдә "Юность” спорт мәктәбендә йөзү буенча сезон ачу беренчелеге узды. Ярышларда барлыгы 76 спортчы катнашты. 1нче урынны Ксения Шестакова, Гадел Исмәгыйлев, Руслан Меньшаев, Талия Чернышова, Ангелина Халаман, Ангелина Кулагина, Алексей Ишков, Арсений Сидоров яуладылар. Укучыларның тренерлары: Садинә Талыйповна Саримова, Зоя Николаевна Архипова, Жанна Викторовна Доронина, Игорь Константинович Сурьянинов.

Көрәш

Ә 24 октябрьдә Казанн шәһәрендә көрәш сәнгате буенча Бөтенроссия студентлар уеннары узды. “Юность” спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлеге спортчылары Тимур Арсланов һәм Владислав Бебиков 1нче урыннарны яуладылар. Балаларның тренеры Рәфыйк Госман улы Дәүләтшин.

Шахмат

  Яр Чаллы шәһәрендә шул ук көннәрдә тиз йөрешле шахмат һәм блиц буенча ТР команда беренчелеге узды. “Юность” спорт мәктәбен ике команда тәкъдим итте. Спортчы Елизавета Мальцева һәм тренер Ольга Ивановна Турдиева составындагы хатын-кызлар командасы бронза медаль яулады. Тренерлар Евгений Олегович Чупахин һәм Олег Мисриевич Зыядов, шулай ук спортчы Әмир Гыймазетдинов составындагы ир-атлар командасы дүртенче булды. О. Зиядов   үз тактасында беренче булды.

Фото авторлары:

Йөзү: Әбубакирова Олеся  

Кикбоксинг: Дәүләтшин Рәфыйк  

Шахмат: Турдиева Ольга  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса