Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәнең яшь спортчылары җиңү яулады

Е.А. Тимерҗанов исемендәге “Юность” спорт мәктәбендә егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге, Россия укучылары спартакиадасының беренче этабы (2003-2005 елларда туган) узды.

Ярышларда Яр Чаллы, Казан, Лаеш, Әлмәт, Югары Ослан һәм Бөгелмә шәһәрләреннән барлыгы 70 кеше катнашты.

Юность спорт мәктәбе спортчылары бүләксез калмады. Беренче урыннарны Семен Долотов, Камил Исхаков, Роман Зуев, Руслан Вәлиев, Данил Оснос, Роман Конаков, Виктория Ченцова яуладылар. Спортчыларның тренерлары: Юрий Николаевич Мохин, Николай Александрович Мальцев, Илдус Исхак улы Зыятдинов, Илкам Газиз улы Шәйхетдинов, Владимир Сергеевич Ермолаев.

Шулай ук Юность спорт мәктәбендә кикбоксинг һәм бокс буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган беренчелеге булып узды. Ярышларда барлыгы 70 спортчы катнашты.

Беренче урыннарны Арина Самойлова, Кристина Петрухина, Сафина Хәлимуллина, Дамир Исмагилов, Богдан Ишков, Максим Буровов, Эмиль Шиповалеко, Тимур Мөхәммәдиев, Ярослав Арчибасов, Риваль Салихов, Динар Гыйльметдинов, Илнур Матназаров, Кирилл Иванов, Тимур Галиуллин, Тимур Баһманов, Богдан Богданов, Даниил Конагоров, Тимофей Абросимов, Роман Якупов, Максим Кадоркин, Никита Миронов, Радим Әхмәтҗанов, Вячеслав Васильев, Богдан Карасев, Никита Ишков, Никита Ишков, Никита Ишков, Никита Миронов, Захар Курочка. Спортчыларның тренерлары - Рафик Госман улы Дәүләтшин, Марат Марсыл улы Нуретдинов.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса