Бөгелмәнең гимнаст кызлары – «Йолдызлык-2020» ярышларында җиңүчеләр арасында
Яшь спортчылар Әлмәттән бүләкләр белән кайттылар.
24-25 октябрьдә нәфис гимнастика буенча бу сезонда беренче тапкыр «Йолдызлык» төбәкара ярышлары узды. Ярышларда Уфа, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казанның нәфис гимнастика буенча 4 мәктәбе спортчылары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ярышлар, эпидемия шартларында барлык саклык чараларын үтәп, тамашачылар саны буенча чикләүләр белән узды.
Бөгелмә спортчыларының нәтиҗәләре:
София Хәмидуллина (2007 елгы) – 1нче урын
Варвара Сикунова (2015 елгы) – 2 нче урын
Агата Хикматова (2013 елгы) – 2 урын
Анастасия Бронникова (2010 елгы) – 2 нче урын
София Синунова (2013 елгы) – 3 нче урын
Дарья Сикунова (2011 елгы) – 3 нче урын
Алия Заһирова (2011 елгы) – 4 нче урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа