Бөгелмәлеләрне түләүсез тренировкалар программасында катнашырга чакыралар
Һәр елны язын һәм көзен, гадәттә, «SOTKA: 100 көнлек воркаут»түләүсез белем бирү-күнегү программасын башланып китә.
Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендәге 1 418 шәһәрдән 0,5 миллионнан артык кеше катнашты. Әмма массакүләм стартлар булмаячак. Һәр катнашучының “соткасы” – индивидуаль, кушымта алынган яки программаның интернет-сайтында язылган вакыттан башлана.
SOTKA: 100 көнлек воркаут – ул үз күнегүләрен яңа башлаучылар яки озак тәнәфестән я җәрәхәтләнү-имгәнүләрдән соң дәресләргә кабат кайтучылар өчен программа. Программаның төп максаты – әзерлек дәрәҗәсе нинди булса да, теләгән кешеләрне укыту һәм күнегүләр оештыру. Без биология, химия һәм физика буенча мәктәп дәреслекләреннән башлап, чит ил фәнни журналларында иң яңа язмаларны да кертеп, 1 000нән артык чыганактан мәгълүмат җыйдык. 100 көнлек белем бирү курсын эшләдек, структуралаштырдык һәм тәкъдим иттек. Сезгә эшләргә кирәк булган бөтен нәрсә – шушы белемнәрне куллану.
Программа төгәл 100 көнгә исәпләнгән, алар дәвамында сез көн саен зур булмаган файдалы мәгълүмат блогы (видео текст) алачаксыз һәм база күнегүләреннән күнекмәләр комплексларын үтәячәксез. Программаның үзенчәлеге – аның буенча, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәр кеше шөгыльләнә ала.
Программаның рәсми сайты - http://workout.su/100IN.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа