Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Спорт

Бөгелмәдә “Яшел фитнес” проекты кысаларында саф һавада атна саен физик күнегүләр ясау дәвам итә

Яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә җыелып, профессиональ тренерлар җитәкчелегендә физкультура белән шөгыльләнүе инде беренче ел гына түгел.

Казанда 2015 елда старт алган Яшел фитнес чарасы “Демография” дәүләт проектының Спорт – яшәү нормасы федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Биш ел эчендә хәрәкәткә Россиянең 63 торак пункты кушылды. 350 мең катнашучы. Бушлай тренировкаларның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм төрле яшьтәге гражданнарны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү тора.

– Проектны тормышка ашыру өчен башта Бөгелмәдә Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркы сайланды. “Яшел Фитнес”ның һәр дәресенә 20ләп кеше җыела иде. Узган ел ачык һавада күнегүләр Яшьләр сарае каршында үткәрелә башлагач, катнашучылар саны кимеде, – ди Бөгелмә районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Андрей Горбунов.

2020 елда проект 18 июльдә 13нче мәктәп янындагы мәйданчыкта старт ала. Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан кертелгән чикләүләр аркасында, анда нибары 12 кеше, алары да алдан язылу буенча гына йөри алачак иде. Алты кеше җавап бирде.

– Тик тиздән катнашучыларыбызның саны артты. Без “Яшел Фитнес” мәйданчыкларының санын арттырдык. 2нче лицей, 6нчы мәктәп, чаңгы базасы, йорт ишегалдында очрашабыз – Воровский урамындагы 58нче йортта да йомшак өслекле спорт мәйданчыгы бар, – дип аңлатты Андрей Горбунов. – Чарага яшьләр һәм микрорайоннарда яшәүче башка кешеләр дә килә. Бөгелмәлеләрне эш көннәрендә – 17 сәгатьтән соң, ә шимбә көнне төшкә таба чакырабыз. Дүрт фитнес-инструкторның үз юнәлешләре бар. Бузумба, тай-бо, табата, йога. Һәр кеше күңеле буенча дәресне үзе сайлый: тынычландыргыч күнегүләр, энергияле, функциональ юнәлешле яки көч сарыф итүне сорый торганы.

Яшел Фитнеста актив катнашучылар арасында парашют спортын да үз итүче Валентина Морковская да бар.

– Быел бу хәрәкәткә мин беренче тапкыр кушылдым. Бер генә тренировканы да калдырсмыйм диярлек. Бигрәк тә мускулларның барысына да тәэсир итә торган динамик күнегүләр ошый. Аларны шимбә көнне дөрес башкарырга өйрәттеләр, ике сәгать мәйданнан чыкмадык. Аның каравы хәрәкәт тәртибен истә калдырдым, хәзер мөстәкыйль рәвештә өйдә дә шөгыльләнә алам, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

“Яшел фитнес” безнең шәһәрдә сентябрь ахырында тәмамланачак. Тренировкалар расписаниесе белән vk.com/zf_bugulma116 “ВКонтакте” социаль челтәре төркемендә танышырга мөмкин.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса