Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Спорт

Бөгелмәдә шахмат турниры булып узды

21 июль көнне Бөгелмәнең шахмат клубында чираттагы традицион шахмат турниры узды. Ул, Халыкара шахмат көненә багышлап, “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты бүләкләренә уза.

Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде. Ветераннар төркемендә: 1нче урын – Юрий Тарасов, 2нче урын – Вагыйзь Әкъзамов, 3нче урын – Габделхак Нуруллинда.

Ир-атлар төркемендә: 1нче урын – Рөстәм Насыйров, 2нче урын – Зәкәрия Тәҗетдинов, 3нче урын – Рәуф Юнысовта.

Яшүсмерләр төркемендә иң осталар дип Герман Бардин (1нче урын), Нияз Мөхәммәдиев (2нче урын) һәм Данияр Шәйгарданов (3нче урын) табылды.

Кызлар төркемендә: 1нче урын – Лиза Мальцева, 2нче урын – Эльза Нигъмәтуллина, 3нче урын – Лиза Турдиевада.

Катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырды.

Ләйсән ИЗОТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса