Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәдә кышкы спорт сезоны 12 декабрьдә старт ала

Традиция буенча, ачылу кысаларында, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының муниципаль кышкы фестивален үткәрү планлаштырыла.

Ел саен Бөгелмә муниципаль районында спортның 20 төре буенча 150дән артык спорт чарасы оештырыла һәм уздырыла, алар арасында төрле дәрәҗәдәге спорт төрләре буенча беренчелекләр, гомумшәһәр һәм район бәйрәмнәре, шулай ук башка спорт-массакүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары бар. Бу хакта район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллин хәбәр итте.

         Аларда халыкның барлык төркемнәре (балалар, яшүсмерләр, яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) катнаша, чөнки спорт-массакүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенең төп максаты – Бөгелмә муниципаль районы халкы арасында спорт-массакүләм хәрәкәтен үстерү өчен уңай шартлар тудыру, физик культура белән даими шөгыльләнүгә халыкны җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

         Декабрьнең беренче яртысында безнең районда “Чаңгы базасы” спорт сәламәтләндерү комплексы территориясендә кышкы спорт сезоны ачыла, аның кысаларында шәһәр һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары, физик культура предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары, шулай ук шәһәр кунаклары арасында чаңгы эстафетасы уза. Дистанциянең озынлыгы –  4 километр. Катнашучылар сыйфатында 400ләп кеше җәлеп ителер дип көтелә.

         Быел, район башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә, сезон 12 декабрьдә старт алачак. Инде традиция буенча, аны ачу кысаларында Хезмәткә һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының муниципаль кышкы фестивален үткәрү планлаштырыла.

         Алга таба, 15-17 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә 1988 елдан башлап үткәрелә торган яшүсмерләр һәм кызлар арасында  СССР чемпионы Рузалин Бакиев призларына чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ачык республика ярышлары планлаштырылган. Әлеге ярышларда 30 дан артык команда катнаша, алар составында Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 300гә якын урта һәм кече яшьтәге спортчы бар. Бу ярышларда төрле елларда Мурманск, Пермь, Златоуст һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә яшь спортчылар катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ел саен “Кичке Бөгелмә” чаңгы ярышы үткәрелә. Республикада үткәрелә торган әлегедәй бердәнбер ярышларның уникальлеге караңгы вакытта трассаны ясалма яктырткычлар астында узудан тора.   Әлеге ярышларга тиешле әзерлек узган спортчылар гына кертелә. Ир-атлар өчен дистанция – 9, хатын-кызлар өчен 6 километр тәшкил итә. Быел бу ярышлар 30 декабрьдә узачак.

          Моннан тыш, Яңа ел каникулларында укучылар өчен “Кыш Бабай призына” Бөгелмә шәһәре беренчелеге оештырылачак. Ярышларның хөрмәтле кунаклары булып, гадәттәгечә, Кыш бабай белән Кар кызы тора, алар барлык катнашучыларга татлы күчтәнәчләр тапшыралар.

          Февральнең беренче декадасында, гадәттәгечә, “Россия чаңгы юллары” ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында, “Татарстан чаңгы юлы” массакүләм ярышлары үткәрелә. Әлеге масс-стартлар – чаңгы спортын яратучылар өчен зур кышкы бәйрәм. Анда, гадәттәгечә, профессиональ чаңгычылар да, 10 яшьтән 70 яшькә кадәр булган һәвәскәрләр дә катнаша.

“Россия чаңгы юллары” дистә еллар дәвамында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Бу якты, масштаблы кышкы бәйрәмнең данлыклы тарихы бар, аны төрле буын чаңгычыларының легендар исемнәре һәм казанышлары бизи. Әлеге ярышлар елдан-ел илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгасы булып тора. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Бөгелмәдә әлеге ярышларда 3 меңгә якын кеше катнашты.

          Мартның икенче яртысында, TIMERMAN спорт стартлары кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы призына 43нче ачык республика чаңгы марафоны узачак. Бу марафон 1978 елдан бирле үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, беренче ярышларда катнашучылар саны 16 кеше Бөгелмә предприятиеләре хезмәткәрләре иде. Инде 80нче еллар башында ук әлеге марафонда 100дән артык кеше катнашты, шуннан соң ярышлар республика статусын алды. 2019 елгы юбилей ярышларында Татарстаннан һәм Россиянең 5 күрше регионыннан 10-80 яшьлек 350дән артык спортчы катнашты.

         Кышкы спорт сезоны башлану белән шәһәрдә – ике, шулай ук Карабаш бистәсендә бер спорт корты эшли башлый. Әлеге спорт инфраструктурасын шәһәребезнең барлык халкы да куллана ала, чөнки алар якында урнашкан һәм тәүлекнең караңгы вакытында да яктыртыла. Әлеге хоккей кортларында безнең шәһәр һәм районның “Нефтяник” хоккей клубы җитәкчелегендәге яшүсмерләр хоккей командалары шөгыльләнә.

Ял һәм мәктәп каникуллары көннәрендә массакүләм шууны оештыру буенча Боз сарае да үз эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса