Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәдә Физкультурачылар көнен җәйге спартакиада белән билгеләп үттеләр

Бөгелмәдә “Факел” спорт мәктәбе базасында Бөгелмә муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә 80 ел тулуга багышланган ачык җәйге Спартакиада булып узды

Әлеге ярышларда предприятиеләрнең физик культура коллективлары, шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты. Ярышларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады. Спартакиада кысаларында мини-футбол, волейбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында ярышлар узды. Мини-футбол буенча 12 команда, ә волейбол буенча 4 хатын-кыз һәм 3 ир-ат командасы катнашты.

Ир-атлар командалары арасында волейбол нәтиҗәләре;

I урын - ДБУ БППК;

II урын –Хезмәт резервлары командасы»;

III урын - "Факел" спорт мәктәбе.

Хатын-кызлар командалары арасында:

I урын - МБУ Факел спорт мәктәбе -02;

II урын - МБУ Факел спорт мәктәбе -04;

III урын – Факел спорт мәктәбе -07.

Мини-футбол буенча нәтиҗәләр:

I урын – ТНГ-Ленское»;

II урын – ГКС ФҖП;

III урын – көрәшчеләр Факел командасы.

Барлыгы - 700 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса