Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәдә чаңгы сезоны ачылды

35нче юбилей чаңгы сезоны бүләкләү тантанасыннан башланды.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллин чаңгы базасында җыелучыларны сезон ачылышы белән котлады һәм ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен Алинә Алиевага (6нчы баскыч), Екатерина Суворовага (7нче баскыч), Михаил Поляковка (7нче баскыч), Михаил Косаревка (10нчы баскыч) тапшырды. Шулай ук Яңа елга ГТО белән” республика акциясендә җиңүчеләрне – Григорьевлар гаиләсен бүләкләделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова чаңгы спортын яратучыларга сәламәтлек, шома чаңгы юлы һәм яхшы кәеф теләде.

Тантанадан соң спортчылар стартка юл алдылар.

Видео rodnayabugulma сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса