Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәдә акробатика юлында сикерү буенча Көзге беренчелек ярышлары үтте

Ярышлар, барлык саклык чараларын үтәп, тамашачысыз узды.

Узган ял көннәрендә 1нче спорт мәктәбендә яшүсмерләр разрядлары алу өчен акробатика юлында сикерү буенча мәктәпнең Көзге беренчелеге узды.

Короновирус инфекциясе таралу куркынычы килеп туган шартларда, ярышлар, 15-20 кешегә генә рөхсәт ителеп, тамашачыларсыз һәм барлык саклык чараларын үтәгән хәлдә үткәрелде. Шуңа да карамастан, ярышлар оешкан төстә һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Үз яшь төркемнәрендә һәм разрядларда җиңүчеләр булдылар:

Кызлар арасында: Тимошенко Милана, Макеева Алена, Гыйләҗева Ләйсән, Носачева Каролина, Макеева Кристина, Батырова Дарья, Довбуш Екатерина Заһитова София.

Малайлар арасында: Белов Роман, Гыймаев Радмир, Миңнуллин Румил, Лунев Эмиль, Щучкин Артем алда.

Спортчыларның тренерлары Евгений Царенков, Әлмира Вәлиева һәм Альбина Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса