Бөгелмә җыелма командасы балалар ишегалды футболы фестивалендә өченче урынны яулады
04.08.2019 Чистайда «Татнефть-Олимп» стадионында «Бердәм Россия» нең «Балалар спорты» федераль партия проекты кысаларында «Ишегалды футболы»ярышларының финалы узды
Ярышларда Алексеевск, Чирмешән, Зәй, Минзәлә, Норлат, Бөгелмә, Буа, Әлки, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан командалары катнашты.
Яшь футболчылар командалары 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак ярышларның Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукы өчен дә көрәштеләр.
Чараның ярыш өлешеннән тыш, спорт бәйрәме тамашачыларын һәм кунакларын күңел ачу программасы белән сөендерделәр. Барлык теләүчеләр махсус куелган «КАМАЗ» командасы белән фотога төште, «Рубин» яшьләр командасы уенчылары фотосессия үткәрделәр һәм барлык теләүчеләргә автографлар тараттылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынга Бөгелмә командасы лаек булды, көмеш – Чистай командасында, ә лаеклы җиңүне Минзәлә командасы яулады.
Турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Балалар спорты» федераль проекты координаторы Ольга Павлова, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук Татарстан Республикасы футбол федерациясе президенты Александр Гусев һәм «Рубин» футбол клубы уенчылары Камил Закиров һәм Алексей Городов.
Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа