Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмә укучылары – Татарстанда иң көчлеләр һәм җитезләр арасында

Олимпиадада республиканың 40 муниципаль районыннан укучылар катнашты.

11–14 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9–11нче сыйныф укучылары өчен физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде. Олимпиадада республиканың 40 муниципаль районыннан укучылар катнашты.

Физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 22 укучы җиңүче булды. Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман, Спас, Теләче, Чистай районнарыннан 79 укучы – призерлар.

2020–2021 уку елында физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Курганда узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса