5-8 декабрьдә Токиода батутта һәм акробатик юл буенча сикерүдә дөнья беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы вәкиле Илдан Махиянов уңышлы чыгыш ясады. Бөгелмә спортчысы 11-12 яшьлек яшүсмерләр арасында батутта синхрон сикерү ярышларында җиңүче булды (Иван Лысенко белән парда), шулай ук шәхси сикерүләрдә көмеш медаль яулады. Җиңүчене Бөгелмә тренеры Рамил Уразгильдин тәрбияли.
Спортчы һәм тренерны югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз!
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан