Бөгелмә спортчысы җиңүчеләр исемлегендә
Бу – зур уңышлары белән көрәшчебезне дә, аның әтисе-әнисен һәм остазын да чын күңелдән тәбрик итәбез, яңа уңышлар телибез.
Агымдагы елның 27 октяре көнне мәркәзебез Казанда “Дзюдо ветераннары – балаларга” дигән исем астында Бөтенроссия дзюдо турниры булып үтте.
Бу мәртәбәле ярышларда Самара, Сарытау, Түбән Новгород, Киров, Пермь, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән һәм Башкортстан, Чувашстан Республикаларыннан барлыгы 358 спортчы катнашты.
Көрәш киеренке барды. Безнең Бөгелмә данын яклаучы Тимур Гарәфиев финалга чыкты һәм Санкт-Петербургтан килгән дзюдочы белән “алтын” өчен бил алышты. Аның көндәше тәҗрибәлерәк булып чыкты – Бөгелмә “Факел” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Илдар Фәттахов кул астынлда шөгыльләнүче Тимур икенче урынны алды, көмеш медальгә лаек булды.
Бу – зур уңышлары белән көрәшчебезне дә, аның әтисе-әнисен һәм остазын да чын күңелдән тәбрик итәбез, яңа уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа