Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмә спортчылары ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасына керде

Бөгелмәлеләр 55-59 һәм 70-74 яшьлекләр категориясендә ярышларда катнаштылар.

Казан шәһәренең үзәк стадионында 2020 елның 4-6 сентябрь көннәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Ачык чемпионаты узды.

Ярышларда ике бөгелмәле:  спорт ветераннары һәм йөгерергә яратучылар – Ильяс Шәйгарданов белән Владимир Белов катнаштылар.

И. Шәйгарданов – Бөгелмә машина төзелеше техникумы физкультура укытучысы – үз яшь категориясендә 1 500 һәм 5 000  метрлы дистанцияләрдә икенче урынны яулады (нәтиҗәләре: 5.26.31 һәм 21.15.79 минут).

В. Белов  1 500  һәм 800 метрлы дистанцияләрдә  70-74 яшьлекләр арасында беренче урынны алды (нәтиҗәләре: 7.06.34 һәм 3.33.84 минут).

Алар, үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр буларак, җиңел атлетика буенча Россия һәм Татарстан ветераннарының җыелма командалары составына кертелделәр.

Спортчыларыбыз Анапа шәһәренә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия җәйге чемпионаты ачылышына чакыру алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса