Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмә спортчылары дөнья чемпионы истәлегенә багышланган җиңел атлетика йөгерешендә катнаштылар

Безнең йөгерешчеләр яхшы физик әзерлек күрсәттеләр һәм спорт – яшәү рәвеше икәнлеген исбатладылар.

5 сентябрь көнне Бөгелмә спортчылары, ГТО комплексының алтын билге ияләре Максим Царенков һәм Рафаэль Алиев ветераннар арасында дөнья чемпионы В. Р. Матвеев истәлегенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Татарстан АССРның 100 еллыгына, Баулы муниципаль районының 90 еллыгына багышланган җиңел атлетика йөгерешендә катнаштылар.

Чарада Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләреннән 100дән артык йөгерешче  катнашты.

Йөгереш Баулы районының Алексеевск авылыннан Уд. Ташлысы авылына кадәр булган 10 километр арада узды.

Бөгелмә спортчылары беренче тапкыр ГТО эгидасы астында чыгыш ясадылар. Безнең йөгерешчеләр яхшы физик әзерлек күрсәттеләр һәм спорт – яшәү рәвеше икәнлеген исбатладылар.

31-40 яшьлекләр төркемендә Максим Царенков, көндәшләренә шанс калдырмыйча, йөгерештә җиңүче булды, Рафаэль Алиев шул ук төркемдә – дүртенче.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Спортчыларыбызның актив һәм сәламәт яшәү рәвеше Бөгелмә халкы өчен үрнәк булыр дип ышанабыз.

Чараны оештыручылар аны чын бәйрәмгә әверелдерә алдылар: концерт программасы, финишта  кайнар чәй һәм туклану оештырылган иде.

Барлык спортчылар да бәйрәм атмосферасыннан бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бөгелмә йөгерешчеләрен уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез!

Тестлаштыру үзәге белгече  Гөлназ Суняева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса