Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөгелмә районында тауда йөгерү буенча ярышлар узды

Чарада йөгерү буенча чемпион Белов Владимир Стефанович катнашты.

Узган шимбәдә, 10 октябрь көнне, Наратлы авылында Тауда узышу буенча ярышлар үтте. Ярышларда катнашучыларны арада йөгерү буенча күп кенә ярышлар чемпионы, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 72 яшьлек Белов Владимир Стефановичның да булуы шатландырды. Старт алдыннан ул йөгерү серләре белән уртаклашты һәм спорт белән шөгыльләнүгә яхшы мотивация бирде, укытучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен китаплар һәм юл күрсәткече бүләк итте.

Стартка мәктәпнең барлык укучылары да чыкты, шулай ук җирле халык та кушылды. Тауга таба 1 км озынлыктагы дистанцияне йөгереп менәсе. Элек бу араны Сабан туйда узалар иде.

Узышта җиңүчеләр

Малайлар арасында:

8-9нчы сыйныфлар – Мөхәммәтшин Роман

5-7 сыйныфлар Мифтахов Риназ

2-4 сыйныфлар Сергеев Глеб

Кызлар арасында:

8-9 сыйныфлар – Черникова Маша

5-7 сыйныфлар Егорова Ксения

2-4 сыйныф Григорьева Валентина, Никанорова Маша

Абсолют чемпион Мифтахов Риназ

Владимир Стефанович Белов финишка өченче килде. Ул җиңүчеләргә   акчалата бүләкләр һәм китаплар тапшырды.

Тау рельефы буенча күтәрелеш дисциплинасында спортчылардан өстәмә техник күнекмәләр һәм әзерлек таләп ителә. Тауга йөгерү – бу асылда каршылыклар белән йөгерү дигән сүз.   Һәм әгәр сез өскә таба йөгерергә өйрәнәсез икән, тигез урында да күпкә тизрәк йөгерә алачаксыз дигән сүз.

Йөгерү организмга искиткеч яхшы йогынты ясый. Йөрәк мускуллары чыныга, организмнан артык сыеклык һәм токсиннар чыгарыла, тиредәге күзәнәкләр ачыла, сулый башлый, тире яшәрә, мускуллар ныгый. Сез   артык авырлыктан арынасыз, гәүдә матур формага керә.  

Ярышларда катнашканнар ул көнне һәрберсе үзен җиңүче итеп тойды. Зур күңел күтәренкелеге, мускулларда рәхәт авырту һәм менә дигән хис-тойгылар, чөнки йөгерү вакытында бәхет гормоннары эшләнә бит.

Мондый узышлар ел саен булыр һәм катнашучылар да елдан-ел арта барыр дип өметләнәсе килә.

П.В. Желованов, Наратлы мәктәбе физик культура укытучысы  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса