Бөгелмә педагоглары “ГТО Сабан туе” республика видеороликлар конкурсында җиңүче булдылар
Чара гражданнарның физик әзерлеге дәрәҗәсен күтәрүгә, ГТО комплексын үтәүнең әһәмиятен күтәрүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Конкурста Татарстанның 44 районыннан спортчылар катнашты. Җиңүчеләрнең берәүләре – социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән, икенчеләре – судьялар коллегиясе карары белән, өченчеләр очраклы саннар генераторы тарафыннан билгеләнде.
Социаль челтәрләрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәреннән 4нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ильяс Шәйгарданов (фотода), шулай ук 8нче мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Тихонов җиңүчеләр булдылар.
Исегезгә төшерәбез: 2014 елда Татарстан “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия комплексының масштаблы программасын эшләтеп җибәрү буенча пилот төбәкләр арасына кергән иде. Хәзерге вакытта төбәктә ГТО хәрәкәтендә катнашучы кешеләрнең гомуми саны 730 меңнән артык кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа