Люксембургта кызлар арасында классик ятып күтәрү буенча Европа беренчелеге тәмамланды
Россия җыелма командасы составында Бөгелмәнең 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Филатова чыгыш ясады, аның тренеры-Россиянең атказанган тренеры Владислав Крюков.

Үз авырлык категориясендә Настя киеренке көрәштә бронза медаль яулады.
Яшь спортчыны һәм аның тренерын призлы урын белән котлыйбыз!
Фото РФ пауэрлифтинг федерациясе сайтыннан