Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмә “Энергетик” стадионында ату буенча ярышлар узды

Чарада 60тан артык бөгелмәле катнашты.

Энергетик стадионында ГТО тесты үзәге тарафыннан, Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап, муниципаль ату көне үткәрелде. Әлеге чара ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропагандалау һәм популярлаштыру, халык бердәмлеген, әйләнә-тирәдәгеләргә, халык арасында толерантлык, түземле мөнәсәбәтне пропагандалау максатыннан оештырылды. Өстәлдә терсәккә таянып, утырган килеш 10 метр арада электрон коралдан ату сынавын 60тан артык бөгелмәле үтте. Тестны башкаруда катнашучыга башта өч сынау атуы бирелде, ә аннары – биш тапкыр зачет өчен. Сынауны үтәү вакыты10 минут.

Беренче булып чарага Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Константин Круглов белән бүлек белгече Андрей Горбунов килделәр. Константин Круглов әлеге нормативны алтын билгесенә үтәде.

2нче спорт мәктәбе директоры Сергей Горшенин җитәкчелегендә 2нче спорт мәктәбе һәм «Энергетик стадионы» коллективлары да әлеге тестны үтәүгә актив кушылдылар.

Массакүләм чарада Бөгелмә аграр көллияте студентлары да катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай ук чарага  “ТНГ-Групп” җәмгыяте һәм   “Башкиров” ХП хезмәткәрләре дә килгән иде.

Сынауларда катнашучыларның һәркайсы бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

Гүзәл  Суняева

Андрей Писанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса