Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Без сәламәт яшәү рәвеше яклы

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Ә менә сәламәтлеккә туры юл спорт аша үтә.

18 сентябрь көнне “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәният үзәге Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә “Без – сәламәт балалар, укуга әзерләр!” һәм җиңел атлетика йөгереше үткәрде, анда 6 нчы урта мәктәпнең 6-8нче һәм 12нче мәктәпнең 6-8нче сыйныф укучылары катнашты.  

Йөгереш малайлар һәм кызлар өчен 1000 метрлы дистанциядә 4 этапта узды. Беренче булып 6 сыйныф малайлары катнашты, анда 2000м дистанциядә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 8 минут һәм 4 секундка сыештылар. Аннан соң эстафетаны 6 сыйныф кызлары кабул итеп алды, шулай ук 1000м дистанциянең иң яхшы нәтиҗәләрен 4 минут һәм 5 секундта күрсәттеләр. 7 һәм 8 сыйныф малайлары 8 минут 17 секундта икенче нәтиҗә күрсәттеләр. Ә 7-8 сыйныф кызлары 4 минут һәм 18 секундта. 

Чара ахырында яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Константин Владимирович Круглов һәм күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Нелли Ринат кызы Иванова җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар:

- 1 урын Талахов Артем 6нчы мәктәп,

                 Гомирова Солтана 6нчы мәктәп,

- 2 урын Дементьев Роман 6нчы мәктәп,

                 Муравьева Карина 6нчы мәктәп,

- 3 урын Нигъмәтуллин Айрат 6нчы мәктәп,

                Михайлова Милана 6нчы мәктәп. 

Катнашканнары һәм иң яхшы нәтиҗәләре өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, 12нче урта гомуми белем мәктәбенең муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бүләкләнде. Яхшы нәтиҗәләр өчен 12нче мәктәп укучысы Терещук Евгений аерым бүләккә лаек булды. 

Бу җиңел атлетика йөгереше катнашучыларның кайсысының физик яктан көчле булуын гына күрсәтеп калмады, ә бәлки балачактан үз сәламәтлеген күзәтеп тору мөһимлегенә дә игътибар итте. 

Нелли ИВАНОВА,

 күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе,

күчмә мәдәни үзәк мөдире

Наталья МАЛИКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса