Байкал – сындырып сыный торганнардан
Быел узган халыкара Байкал бозы марафонында катнашкан якташыбыз Ильяс Шәйгарданов, 42 километр 195 метр юлны уңышлы узып, финишка кадәр исән-имин килеп җитте.
Бөгелмә шәһәренең 4нче мәктәбендә физкультура укытучы Ильяс Шәйгарданов – әлеге данлыклы Байкал марафонында катнашу бәхете тәтегән бердәнбер якташыбыз. Бу йөгерү аның өчен чираттагы экстремаль спорт чарасы булып кына түгел, ә мавыктыргыч, хәтта көтелмәгән хәлләргә бай булган могҗизалы узышу буларак та исендә калган.
Байкал марафонында катнашу теләге белән Ильяс күптәннән янып яши инде. Өч ел элек спортчы-якташыбыз нәкъ шушы яррышларда катнашу хыялы белән тоташ махсус күнегүләр ясый, чараны оештыручылар белән элемтәгә чыгу җаен эзли. Узган җәйдә язган запросына каршы җавап итеп җибәрелгән анкетаны тутыру, спортчының хыялын чынга ашыруда хәлиткеч роль уйный. Ярыш шартлары буенча спортчының моңа кадәр дә марафоннарда катнашкан, алай гына да түгел, уңай нәтиҗәләр күрсәткән булуы шарт икән. Ә андый ярышлар Ильяс исәбендә – бихисап! Моңа кадәр ирешкән казанышларын Байкал боз марафонын оештыручылар лаеклы бәяли белә – аны данлыклы халыкара узышта катнашучы исемлегенә кертәләр.
– Стартка кадәр берничә ай вакыт бар иде әле, шуннан файдаланып, бик ныклап әзерләнә башладым, – дип сөйли Ильяс Шәрипҗан улы. – Бу сиңа шома асфальт өстеннән йөгерү түгел, күпкә катлаулырак. Җитмәсә, кышкы спорт төре. Әзерләнгән чакта, аяк мускулларын гадәти булмаган шартларга күнектерү өчен, карлы җирдән дә, боз өстеннән дә йөгердем. Җилкәмә өстәмә йөк кую, урманда тездән кар ерып чабу, төрле уңайлы-уңайсыз юллар буйлап узу да калмады. Тренировкаларымның күрсәткечләрен шәһәр һәм республика ярышларындагы нәтиҗәләрем белән чагыштырып карадым. Шуннан әлеге мәртәбәле марафонга тыныч күңел белән бара алуымны, халыкара узышларда шәһәрдәшләремнең йөзенә кызыллык китермәячәгемне аңладым. Бик зур дәрт белән киттем мин Байкалга.
Иркутск өлкәсенең табигате искиткеч. Урынга барып җитүгә, якташыбыз ярышлар буласы урынга, күл буена китә. Анда “морж”ларны – үзенең тарафдарларын очрата. Тирән һәм саф сулы Байкалга чумып чыгып, старт алдыннан менә дигән энергия заряды ала Ильяс.
Старт буласы көнне мәгърур Байкал спортчыларны ян-яктан искән көчле җиле, бураны белән каршылый. Барлык катнашучыларга да башта бер йоланы үтәргә – дәһшәтле күл рухының миһербанын яулаар өчен рәхим-шәфкать сорарга кирәк була. Борынгы ыру йоласы бу. Атсыз бармакны бер стакандагы сөткә манчып аласың да дүрт якка карап селтисең, ә калган сөтне я эчәргә, я ипләп кенә кар өстенә түгәргә кирәк. Бөек күлнең традицияләрен җирле халык тирән ихтирам белән саклый, аны тере җан иясенә саный. Шуңа күрә дә күл карамагына, аның биләмәсенә атлап кергәнче, аннан рөхсәт сорау бер дә гаҗәп түгел.
Марафон күлнең бер ярыннан каршы як ярына кадәр арада сузыла. Стартка 120дән артык кеше чыга, ә тагын 40 кеше ярыммарафон узу нияте белән баса. Аларның күбесе чит ил кешеләре – үз телләрендә сөйләшәләр, йөгерү вакытында аралашу шуңа кыенрак була. Сүз уңаенда, иң яшь марафончы – 19 яшьлек африкалы егет марафон дистанциясен тулысынча узып, фигнишка исән-имин барып җитә. Йөгерүчеләр арасында хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр дә очрый. Алар ярты марафон йөгерәләр – 21 километр.
Билгеле бер ара узган саен марафончылар өчен туклану пунктлары оештырылган. Спортчыларны медицина хезмәткәрләре озата бара, ә дистанциядән чыгучыларны тиз генә һава “мендәрләре” судноларына утырталар.
Ильяс дистанцияне чама белән дүрт сәгатьтә узарга ниятләп кузгала. Әмма беренче километрларны узуга ук, әлеге бурычның бик катлаулы булачагы аңлашыла башлый: чөнки бер арада җил каршыга исә башлый. Аяк астындагы 15-20 сантиметр калынлыктагы кар катламы да комачау тудыра. Табигать, шул рәвешле, үз төзәтмәләрен кертә – берни эшләр чара юк, килешергә генә кала.
– Дистанция уртасына кадәр туклану пунктларында тукталып тормадым, – дип искә ала Ильяс Шәрипҗан улы ул көнне, – көч барында, вакыт әрәм итеп тормыйча, йөгерергә булдым. Кызганычка, көч кимегәннән кими. “Финишка кадәр барып җитеп булырмы икән?” – дигән сорау да бирдем үземә. Аннары: “барып җитми хәлең юк, Бөгелмәнең карлы урамнары буйлап тиккә йөгереп йөрдеңмени?! Биш мең чакрым ара узып, тиккә генә килдемме әллә мин?!
Дистанциянең яртысын якташыбыз, чыннан да, үзе чамалаган вакыт буенча үтә – 2 сәгать 10 минутта. Аннары туклану пунктында берәр стакан кайнар чәй һәм кайнар су эчә, бер уч йөзем ашый һәм юлын дәвам итә. Баштарак күпләп, бергә-бергә йөгергән марафончыларның арасы торган саен сирәгәя, Ильяс та алда , шактый еракта бер-ике гәүдә сиуэтын күрә. Артка борылып карасаң да, шундый ук күренеш. Берүзең йөгерү һәрчак кыен –бер-береңә көч бирер, ярышыр кеше юк.
Чираттагы туклану пунктларының берсендә тагын бераз тамак ялгарга исәпли Илҗяс, ә анда марафонны оештыручыларның берсе аннан беренче “утызлык”ка керә алырсың микән дигән сорау белән, “котыртып” җибәрә. Әлеге сорау мин-минлеген кузгатканмы – Ильяс калган юлны икеләтә энергия белән дәвам итә.
Алдан йөгерүченең эзен шунда ук кар каплап китә. Спортчылар юлдан тайпылмасын өчен марафонны оештыручылар кызыл флажоклар белән билгеләп чыкканнар. Финишка чама белән алты километрлап ара калганда, алдагы яр өсте, сопртчыларны каршы алачак Листвянка бистәсе дә күренә башлый. Якташыбыз алдыннан берничә марафончы чаба. Ильяс аларны узып китәргә карар кыла. Беркадәр вакыттан соң, чыннан да, тегеләр артта кала. – Финишка ике-өч километр калганда, көтмәгәндә биткә чәнечкеле карлы җил бәрә башлады, – дип сөйли Ильяс. – Шундый көчле, вакыт-вакыт хәтта читкә этәрә иде. Аяк астындагы кар – ботка. Тын алырга да авырлашты, йөгерү дә. Мин инде үземчә Ангарадан чираттагы сынау килде дип уйладым, кышкы йөгерү өчен киемемне дә бик үк дөрес сайламаган кебек тойдым. Тән арыган, шулай да җилгә каршы торырга тырыша, мин әкрен булса да, ныклы рәвештә финишка якыная барам. Бер уңайдан кесәмнән алдан ук әзерләп килгән, үзебезнең шәһәр исеме язылган россия флагын чыгардым. Байкал марафонын мин 4 сәгать 23 минут 33 секундта узган булып чыктым. Мәртәбәле халыкара марафонның беренче көчле егерме узышчысы исәбенә кергәнмен! Бу узыш минем гомеремдә иң катлаулы, әмма иң якты һәм тәэсир-хисле узышым булды.
Якташыбыз инде хәзер җирле халыкның да, марафонны оештыручыларның да “Байкал – тере җан иясе ул” дигән сүзләрен тирән аңлавын, җаны-тәне белән тоюын әйтә. Күл синең белән сөйләшә, синең уйларыңны аңлый, җавап бирә, ярдәм сорасаң, булышмый калмый. Йөгергән чакта, финиш сызыгына җиткәндә дә, артиллерия тупларыннан аткан тавышлар чыгарып, күлнең бозлары коточкыч гөрелте-шартлаулар ирештерә, нидер әйтмәкче була кебек. Күнеккән-күргән нәрсә булмагач, беркадәр куркыныч та булып китә хәтта. Хәзер инде Ильяс Шәрипҗанович әлеге марафонның бөтен планетада иң мәртәбәле, дәрәҗәле һәм шулай ук иң катлаулы узышу булып саналганын үзе белә.
– Искиткеч матур табигатьле ул себер якларына тагын барып чыгармын әле дип өметләнәм. Марафонда катнашу өчен генә дә түгел, җәен, мәсәлән, Байкалның бөтен гүзәллеген, илаһилыгын күрер өчен, – ди Ильяс Шәйгарданов. – Ә хәзергә, коронавирус аркасында билгесез вакытка күчерелгән башка ярышларга әзерләнәм.
Үзенең фикердәшләре, тарафдарлары белән алар, махсус үзизоляция режимы ничә көнгә сузылса, шуның кадәр километр арага җиңел атлетика марафоны уздырырга ниятлиләр. Ә мәктәптә аның укучыларын үзизоляциядә узган тәүлекләр санынча йөгерү минутлары көтә..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа