Ярышларда муниципалитет хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары, шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре укучылары, студентлар һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты.
Шимбә көнне «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә, «Россия чаңгы юллары-2021» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларын бәйрәм итү кысаларында, традицион «Татарстан чаңгы юллары-2021» республика ярышлары узды.
Ярышларда муниципалитет хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары, шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре укучылары, студентлар һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты. Барлыгы – 3 меңнән артык кеше.
Шулай ук «1, 3 һәм 5 километрга чаңгыда йөгерү» ГТО сынауларын кабул итү оештырылды.