Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

2020 елда бөгелмәлеләрнең якты җиңүләре

Бөгелмә Татарстанның иң төзек һәм яшел шәһәре генә түгел, ә спорт сөючеләр яшәгән шәһәр дә. Моны бөгелмәлеләрнең казанышларын раслый.

2020 елда, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле сәбәпле, илдә ярышлар гадәттәгедән азрак узды. Әмма бу бөгелмәлеләргә спортта уңышларга ирешергә комачауламады. Яңа ел алдыннан без иң якты җиңүләрне искә төшерәбез.

Баулы районында ветераннар арасында дөнья чемпионы Василий Матвеев истәлегенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы узды. Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан  йөздән артык спортчы катнашты. 31-40 яшьлекләр төркемендә йөгерештә бөгелмәле Максим Царенков җиңүче булды.

Мәскәүдә үткән нәфис гимнастика буенча «Көз патшабикәсе»ярышларында  5нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Эвелина Тынчерова  катнашты. Ул «Мармеладки»командасы составында төркемле күнегүләрдә чыгыш ясады. Кызлар 2012 елда туган балалар коллективлары арасында беренче урынны яуладылар.

Бөгелмәнең 2 – лицей командасы футбол буенча Татарстан беренчелегенең бронза кубогын яулады. Мондый масштабтагы ярышларда пьедесталга бер дә күтәрелмәгән команда өчен өченче урын җитди казаныш булды.

Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Яшьлек» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләре анда  алтын һәм көмеш медальләр яуладылар. Пьедесталының беренче баскычына Виталий Мальцев күтәрелде.

Казанның үзәк стадионында ветераннар арасында җиңел атлетика буенча ТР ачык чемпионаты узды. Бөгелмә машина төзелеше техникумының физик культура укытучысы Ильяс Шәйгарданов үз яшь категориясендә 5 000 метр дистанциядә беренче урынны һәм 1 500 метр дистанциядә икенче урынны алды. Пенсионер Владимир Белов 70-74 яшь төркемендә 800 һәм 1 500 метр дистанцияләрдә беренче урыннарны яулады. Якташларыбыз ил һәм республика җыелма командалары составына кертелгән, Анапага Россия беренчелегенә һәм ветераннар арасында җиңел атлетика буенча РФ җәйге чемпионаты ачылышына чакырылган.

ТР Спорт министрлыгында узган конференциядә Татарстан волейбол федерациясе җитәкчелеге Бөгелмәне "массакүләм волейболны үстерү буенча иң яхшы шәһәр" дип таныды.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

ФОТО: тренерлар һәм спорт мәктәпләре архивлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса