Зөлфия Хисамова: “Җыр – минем мавыгуым да, яшәү рәвешем дә” (Интервью)
Зөлфия Хисамова – тумышы белән Бөгеләмәдән. Урта белемне 3нче мәктәптә ала. Әлеге вакытта Казан дәүләт культура һәм сәнгать институтында белем ала. Кияүдә, ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.
– Зөлфия, бик шат сезнең белән очрашып сөйләшүемә. Минем өчен сез – серле бер хатын-кыз. Шул серләрне чишәсе килә иде. Рөхсәтме? Сезнең тавыш Бөгелмәдә күптән түгел яңгырый башлады. Кайчан ишеттеләр аны һәм моңа нәрсә, бәлки, кем сәбәпче булды?
– Тавышымны мәктәптә укыганда – башлангыч сыйныфта ук ишетеп алдылар. Музыка укытучым мине һәрвакыт сокланып тыңлый иде. Аннары ул мине Техника йортына алып килде. Биредә музыка дөньясына кереп чумдым. Остазларыма рәхмәт. Шуннан бирле мин җырлап яшим.
– Сезнең моңлы тавыш – табигатьтән бирелгән бүләктер дип уйлыйм. Шулай да моның нигезе әти-әниләреңә барып тоташмыймы? Әллә сездә бары җырлау теләге бик көчлеме?
– Чыннан да, минем тавыш – Аллаһы Тәгаләнең бүләге! Башкача мөмкин дә түгел, чөнки минем әби-бабам да, әти-әнием дә җырлыйлар. Әлбәттә, зур сәхнәдә түгел, туганнар җыелган җирдә. Әниемнең моңлы тавышы турында аерым әйтәсем килә. Үз вакытында ул төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменәрен яулаган кеше. Мәсәлән, Венгриядә үткән бәйгедә ул беренче урынга лаек була. Шуннан соң аңа Казанда бушлай укырга тәкъдим итәләр.
– Белүем буенча, сез сәхнәдә генә түгел, рестораннарда да җырлыйсыз. Гаиләгез моңа ничек карый?
– Әйе, чыннан да бу шулай. Бу – минем эшем. Эшемне яратам, шуңа күрә һәр җырны кайда гына булмасын: сәхнәдәме, күңел ачу учреждениеләрендә булсынмы, күңел аша үткәреп башкарам. Гаиләм минем эшкә каршы түгел. Алар мине аңлыйлар!
– Кайда еш җырларга туры килә: рестораннардамы, әллә сәхнәдәме?
– Элек мин, нигездә, кафе, рестораннарда гына җырлый идем. Аннары аңладым. Мин – сәхнә кешесе! Йолдыз булып кабыну өчен үз өстемдә эшлим. Әлегә исә туйларда, ябык чараларда гына җырларга тырышам.
– Җыр – күңелгә шифа бирүче яраткан шөгыльме, әллә иң элек акча эшләү чарасымы?
– Бик четерекле сорау. Кайсы яклап алма, тегеләй дә, болай да миңа якын. Иң мөһиме, бу – миңа акча китерүче төп һөнәрем. Үз эшеңне кайчан яратасың? Әйе, аны яратып башкарганда һәм ул сиңа ләззәт биргәндә. Шулай булгач, җыр – минем өчен барысы да: яшәү мөмкинлегем дә һәм күңелемнең дәвасы да.
– Белүем буенча, сез – кавер-башкаручы. Яшерен-батырын түгел, һәр җырчының үз җырларын башкарасы килә бит. Авторларны эзләп табуы авырмы, әллә барысы да акчага барып “төртеләме”?
– Әйе, мин – кавер-башкаручы. Шул ук вакытта үз җырларым өстендә дә эшлим. Бу елның сентябрь аенда минем татар телендә “Яшәү рәхәт” дигән беренче җырым дөнья күрде. Авторлары төрле шәһрләрдә яши: шагыйрь – Казанда, ә композитор – Кырымда. Шулай булуга карамастан, алар бергә иҗат итәләр. Әлеге вакытта яңа җырлар өстендә эшлим.
– 2020 ел – бик авыр ел. Тик сезне бу туктатмады. Сез Казан дәүләт культура һәм сәнгать институтына укырга кердегез. Моңа нәрсә этәргеч булды?
– Үткән елның декабрь аенда минем тавышны Казанда яшәүче бер бик ??? кеше ишетте. Нәкъ ул мине РФ һәм ТР халык артисты Венера Ганиева белән таныштырды. Ул мине тыңлады һәм бу юнәлештә укырга тәкъдим итте.
– Сез ирегез белән ике ул тәрбияләп үстерәсез. Ялгышмыйммы? Сер булмаса, улларыгыз сезгә Әниләр көне уңаеннан нинди бүләк әзерләделәр?
– Әйе, мин – ӘНИ, бәхетле Әни! Ике ул тәрбиялибез. Исемнәре – Айрат һәм Булат! Алар минем бар булганым, шатлыгым, сөенечем! Балаларның: “Әнием”, – дип эндәшүләре үзе бер зур бүләк. Алар һәрвакыт мине нәрсә белән булса да сөендереп торалар. Әниләр бәйрәменә үз куллары белән открытка ясап бүләк иттеләр.
– Сез үз балаларыгыз өчен җырлыйсызмы? Мәсәлән, бишек җырлары? Гомумән, өйдә кайчан җырлыйсыз: бәлки, аш-су әзерләгәндә, бәлки, өйне җыештырганда?
– Сүз дә юк, мин улларымны бишек җырларында тәрбияләдем. Өйдә һәрвакыт җырлыйм. Җырлаганда эшләве дә күңелле бит!
– Балачакта сез нинди һөнәр турында хыялландыгыз? Сәхнәдә җырлап китәрмен дип уйладыгызмы икән?
– Ул вакытта мин юрист, яисә хисапчы булу турында хыяллана идем. Ә менә Техника йортының ишекләрен ачып кергәч, җырчы һөнәрен сайларга булдым.
– Сез – талант иясе. Ни өчен аны “Бөгелмә” исемле капчыкта саклыйсыз? Бәлки, зур шәһәрләрне яулар вакыт җиткәндер. Анда бит иҗат кешеләре алдында башка мөмкинлекләр ачыла.
– Бөгелмә – минем туган шәһәрем. Биредә укыдым, яшим, балаларны тәрбиялим. Зур сәхнәгә чыгар өчен нәкъ әлеге вакытта мин үз өстемдә эшлим. Институтта укуым да моңа зур этәргеч булыр дип уйлыйм.
– Шәхсән үзегез хакында сөйләшеп алыйк. Сез характер буенча нинди кеше? Хуҗабикә роле якынмы, әллә кеше күз алдында булуны өстен күрәсезме?
– Дөресен әйткәндә, мин һәрвакыт төрле булам. Шулай да кеше арасында булырга, үземне күрсәтергә яратам. Шуңа күрә актив тормыш рәвеше алып барам.
– Нәрсә белән мавыгасыз?
– Бу сорауга җавапны әңгәмә дәвамында әйтеп биргәнмендер дип уйлыйм. Мин тормышымны җырдан башка күз алдына китерә алмыйм. Җыр – минем һөнәрем дә, мавыгуым да, яшәү рәвешем дә.
– Гаиләгезне нәрсә белән иркәләргә яратасыз? Бәлки, тәмле ризыклар пешереп, аларны сөендерәсездер?
– Мин аш-су әзерләргә яратам! Гаиләм моңа инде күнеккән. Безнең табында кибеттән сатып алган ярымфабрика ризыклары юк! Барысын да үзем әзерлим!
– Һәм киләчәккә булган планнар хакында... Сер булмаса, бәлки, кайберләрен ачып бирерсез...
– Институтны уңышлы тәмамларга, балаларга дөрес тәрбия бирергә һәм зур сәхнәгә чыгарга! Киләчәккә менә шундый планнар!
– Зөлфия, тиздән татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабыныр, дип өметләнеп калабыз. Уңышлар сиңа!
Илүсә Искәндәр
Фото: шәхси альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа