Юксыну...
30 ноябрь көнне Ядкарь Шафиковка 75 яшь тулган булыр иде. Ул 30 елга якын гомерен халык депутатларының Бөгелмә район Советы рәисе булып эшләде.
Владимир ИЗЕРГИН.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Белешмә
Ядкарь Гариф улы Шафиков Лениногорск районының Тимәш авылында туа.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1959 елда Әлмәт районында агроном булып эшли башлый. Совхоз управляющие, агроном була. 1965 елдан 1968 елга кадәр "Уңыш" колхозына җитәкчелек итә.
КПССның Лениногорск шәһәр комитеты икенче секретаре булып эшли.
1972-1992 елларда халык депутатларының Бөгелмә район Советы рәисе була.
КПССның XXVII съезды делегаты.
1992-1997 елларда - шәһәр һәм район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
1997-1999 елларда - халык депутатлары Бөгелмә берләштерелгән Советы рәисе беренче урынбасары.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнгән.
"Шәһәрдә һәм районда авыл, аның үсеше, тәэмин ителеше, авыл халкының хезмәте, аларның көнкүреше һәм сәламәтлеге өчен Ядкарь Гариф улы Шафиков кебек кайгырткан тагын берәр кеше бармы икән?" - дип яза әле күптән түгел генә басылып чыккан "100 известных имен Бугульмы" дип аталган китапка кергән "Авыл - шул ук Галәм ул" ("Деревня - та же Вселенная") дигән очеркында Бөгелмәнең мактаулы гражданины, профессор, педагогик фәннәр докторы А.Ефремов.
Ә моннан 10 ел элек Я.Шафиковның үзе турындагы "Житейское поле" китабына кереш сүздә элеккеге ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе А.Баһаветдинов менә ниләр яза: "Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында халык депутатларының Бөгелмә район Советы үзенең эш стиле һәм алымнары белән аерылып торды. Бу Советның эш үзенчәлеге эшлеклелек, яңалыкка, алдынгы алымнарга омтылу, үз вазифаларын үтәүгә намус белән карауда чагыла иде. Бөгелмә район Советына үз эшен көн кадагында торган бурычларга бәйли белү, мөмкинлекләрен һәм вәкаләтләрен тулысынча файдалану, теге яки бу тармактагы эшләрнең торышын тирәннән белү хас иде... Халык депутатлары Советының эшчәнлеге аның җитәкчесе Ядкарь Гариф улы Шафиков белән тыгыз бәйләнгән. Райсовет рәисе вазифасында ул 1972 елдан бирле, ягъни 30 елга якын инде. Гади колхозчыдан район Советы башкарма комитеты рәисе булып күтәрелгән.
Я.Г.Шафиковның яраткан төп шөгыле - җирдә эшләү. Ул актив работник иде, районда да, шәһәрдә дә, республикада да лаеклы абруй казанды. Башкарма комитет рәисе булып эшләгәндә, чыгыш ясаучыларга сорау бирмичә һәм проблемага үз фикерен белдермичә кала алмый иде ул. Кырыс иде, әмма гадел булды... Ачык хәтерлим, район белән дә бер дигән җитәкчелек итте, шәһәр һәм район хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып та искиткеч яхшы эшләде. Аның стиле эшлеклелек, булдыклылык, чын хуҗа буларак, эшне оештыра белү, перспективаны ачык күзаллау, дисциплина, тәртип һәм законга ихтирамлы караш булды".
Әйе, кеше өчен иң яхшы бүләк - аның турындагы яхшы сүз. "Районыбыз үсешендәге тулы бер тарихи этап: хуҗалыкларның куәтле икътисади потенциалы, көчле үскән социаль инфраструктура, системалы төстә юллар төзү, торак торгызу (елына 18 мең квадрат метрга кадәр), авылга актив төстә газ кертү һәм башкалар Шафиков исеме белән бәйле, - дип искә ала аның элеккеге урынбасары В.Бушмелев. - Холкы белән бик ачык кеше иде, кайнар, энергиясе берүзендә - өч кешелек, күбрәк тә булмаса әле, тиз кабынып китә, әмма шундый ук тиз арада кайтып та төшә һәм дөрес карар кабул итә белә.
Районда булган вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар, аларның эчендә кайный. Иң мөһиме - ул кешеләрне: һәр сыер савучыны, һәр терлекчене танып белә иде. Алар белән еш очрашып торды, проблемаларын мөмкин кадәр тизрәк һәм тулырак чишәргә омтылды. Авыл халкы да аны ихлас хөрмәт итте. "Чапай" дип йөртәләр иде аны халык телендә. Чыннан да, легенда-кеше дип атарга мөмкин аны. Бер көн эчендә бөтен районны йөреп чыга, фермада, ындыр табагында, басу-кырларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хәтта үзен гел көтмәгән җирләрдә дә булырга өлгерә торган иде...
Кул астындагыларга кырыс булды, - дип, истәлекләрен дәвам итә Валерий Васильевич. - Әмма гадел иде. Тәҗрибәле, көчле җитәкче, чын хуҗа кул астында идарә итү һәм хуҗалык алып бару юнәлешендә нык чыныгу алып тәрбияләнү мөмкинлеге биргән өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен".
Я.Шафиковны җылы сүз белән искә алучы якташларыбыз күп. Шундыйларның тагын берсе - элек район авыл хуҗалыгы идарәсен, ул вакыттагыча әйтсәк, РАПО җитәкчесе Рәшит Баһман улы Бакиров менә нәрсә ди:
- Тырыштык, кем әйтмешли, җигелеп, бергә тарттык. Шафиков заманында районга газ кертү тулысынча төгәлләнде, кешеләрне тузган тораклардан бөтен уңайлыклары булган квартирларга күчерү башкарылды, Карабашта "Чиста су" программасы гамәлгә ашты, авылларда телефон элемтәсе сизелерлек яхшырды. Җир кешесе иде ул, халык өчен яшәде.
Районның элеккеге ветеринария табибы Михаил Заречнев та үз фикерен җиткерде:
- Авыл белгечләре өчен аның кабинет ишекләре һәрвакыт ачык иде. Бруцеллез авыруы азган, икътисадка коточкыч зур зыян салган, кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янаган хуҗалыкларның җитәкчеләренә, терлекчеләренә нинди зур таләпчәнлек күрсәткәне, шул ук вакытта алар турында нык кайгыртканы әле дә исемдә. Ул эшләгән дәвердә әлеге зәхмәт районда тулысынча юк ителде. Район сөт саву буенча да, терлекләрнең баш саны буенча да республикада иң яхшы күрсәткечләргә иреште.
Нәкъ менә Я.Шафиковның катнашы һәм тырышлыгы белән һәм игътибары нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгының күп кенә белгечләре торак белән тәэмин ителделәр, хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар.
Я.Шафиковның 75 яшетулу көне якынлашып килүен белгәч, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзы район комитетының элекке җитәкчесе, хәзер Курск гуманитар академия филиалы директоры Владимир Белов та үз сүзен әйтергә ашыкты:
- Аның җыелышларда, конференцияләрдә, сессияләрдә ялкынлы, эмоциональ чыгыш ясаганын бик ачык хәтерлим. Чын трибун иде ул. Районны, һәрбер авылдагы эшләрнең торышын бөтен ваклыкларына кадәр яхшы белүе гаҗәпләндерә иде. Район башкарма комитетының дүшәмбе көн үткәрелә торган планеркаларында бер генә хуҗалык җитәкчесе дә посып кына тыңлаучы булып утырып, тыныч кына чыгып китә алмый иде. Һәркемне бастыра, һәркемнән тиешенчә таләп итә торган иде. Кырыс булды, тик явыз түгел иде. Хуҗалык җитәкчеләрен бик хөрмәт итте (үзе дә алдынгы колхоз рәисе булган кеше), аларны "алтын фонд" дип атый торган иде. Авыл Советлары рәисләрен торак пунктлардагы иң абруйлы, ихтирам казанган кешеләр арасыннан гына сайлап ала иде ул.
Сүз соңында. Чыннан да, Ядкарь Шафиков исеме районыбыз язмышындагы күп игелекле эшләрнең аһәңдәш авазы булып тора. Бигрәк тә - Карабашта. Поселокта яңа урамнарның берсен аның исеме белән атау бик дөрес булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа