Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Мин бәхетле сез барда!

Камил ага Солтанов - го­мер буе алдынгы фикер­­­ле, хезмәттәшләре ара­­­сын­­да хөрмәтле, заман­дашларының зур ышанычын яулаган абруйлы, белемле, оештыру сәләтенә ия булган, ә иң мөһиме, намуслы, гадел шәхес. Гомерен тимер юл өлкәсендә хезмәт итүгә багышлый ул, лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшеннән читләшми: бүгенге көндә Бөгелмә шәһәр-район ветераннар оешмасына җитәкчелек итә....

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Әлмәт районы Кәшер авылында ишле гаиләдә дөньяга килеп, бала чагының ямен-тәмен тоеп үсеп килүче малайга сугышның авыр еллары аша да үтәргә туры килә: әтисе һәм олы абыйсы фронтка киткәннән соң, ул йорт эшләрен үз җилкәсендә тартучы терәк булып кала.

...7 сыйныф белемле егет Бөгелмәнең 48 нче тимер юл училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, 1950 елда депога эшкә килә, соңрак Совет Армиясе сафларына алына.

4 ел зенит артиллериясендә хезмәт итеп, кабат үзе эшләп киткән тимер юллар оешмасына кайта. Читтән торып, Мәскәүнең тимер юлчылар инс­титутын тәмамлый, эш урынындагы барлык һөнәри бас­кычларны үтеп, җитәкче вазифаларга кадәр күтәрелә.

1970 ел­­­да аны партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, соңрак узел парткомы сек­ре­­таре була. Тимер юлдагы 40 ел­­­­лык хезмәт стажының 18 елын Камил Хуҗа улы партия эшенә багышлый.

Хезмәт елларын бик дулкынланып искә төшерә ул һәм дәүләтләр дәүләте саналган тимер юлда эшләве белән горурлана. Төп эшләреннән кала, алар йортлар төзү, шәһәрдә биналар торгызу белән дә актив шөгыльләнәләр. "Шәһәребезнең Гафиятуллин, 14 Каһарман һәм Тухачевский урамнары кисешкән боҗрасыннан (кольцо) алып, вокзалга кадәр йортлар төзедек.

Ә вокзал борылышындагы 9 катлы йортка нигезне үзем салдым дип, горурланып әйтә алам. Ул йортны шәхсән тимер юллар начальнигыннан яшьләр өчен сорадым. Җитәкче минем фикерне хуплады, матур гына йорт калкып чыкты. Бик уңайлы, матур икәнен күргәч, аны яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үз итте, шуннан фатир сорый, чиратка баса башладылар", - ди мөхтәрәм ветеран.

Камил Хуҗа улы ма­шинист-инструктор булып эшләгән вакытта депо начальнигы М.Новиков аны ремонт эшенә әйдәли, ул мастер булып яңа вазифага күчә. Шул вакытта намуслы хезмәткәрне "Хезмәттә күрсәткән фидакарьлеге өчен" медале белән бүләклиләр. Алдагы биш елда "Почет билгесе" орденына лаек була, соңрак Ленинның 100 ел­­­­лык юбилеена багышланган медаль тапшыралар... Шулай итеп, аның коллекциясендә барлыгы 13ләп медаль җыела. Шуның өстенә, ул "Татарстан Республикасы тимер юл транспортының атказанган хезмәткәре", "Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины" дигән мактаулы исемнәргә дә ия. 1988 елда лаеклы ялга чыккач, тынгы белмәс затны шәһәр комитеты ветераннар советы президиумы составына тәкъдим итә, ул биредә иң актив әгъзаларның берсе була. 1998 елдан исә - ветераннар советы рәисе вазифасында.

Бөгелмә станциясе тимер юл узелы ветераны, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины, шәһәр һәм район ветераннар советы оешмасы рәисе Камил ага Солтановның лаеклы ялга чыккач кына да туган төбәгебез хакына башкарган хезмәтләрен, өлкән яшьтәгеләргә күр­сәткән игелекләрен санап бетерерлек түгел. Ул бөтен җаны-тәне белән эштә - ветераннарның имин тормышы сагында тора, ә димәк, шәһәр-район халкына хезмәт итә. "Безнең төп максатыбыз - өлкәннәрне кайгырту: аларга матди һәм әхлакый яктан ярдәм итү. Мохтаҗ өлкәннәребез безгә ярдәм сорап киләләр, ә без, үз чиратыбызда, төрле оешма, предприятие начальникларына мөрәҗәгать итәбез. Җитәкчеләрнең күбесе кире борып чыгармый. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырышалар. Рәхмәт аларга!" - ди Камил ага. Шулай ук ветераннар советының 90 яшьтән өлкәнрәкләр белән эшләү комиссиясе бар. Алар картлар янына кунакка баралар, бәйрәмнәр, туган көннәре белән котлыйлар. Оешма шулай ук 6 клуб оештыруга ирешкән. Анда күбрәк ялгыз өлкәннәр йөри, алар бер-берсенә терәк булып аралашалар, күңел ачалар икән. Камил Хуҗа улы җитәкчелегендәге ветераннар советы эшендәге тагын бер үтә дә игътибарга лаек нәрсә: аларның яшь буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән рольләре. "Без хәрби комиссариат, мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз эш алып барабыз. Быел Сталинград, Ленинград, япон сугышларын күрүчеләр белән оч­рашып сөйләштек. Шул рәвешле, бер үк вакыт­та ветераннарның күңел­ләрен күрәбез һәм балаларны патриотик рухта тәрбиялибез. Яшүсмерләр мондый очрашуларда бик зур кызыксыну белән катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр", - ди ул.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, мөхтәрәм зат шәһәрне төзекләндерүдә, аның истәлекле урыннарына нигез салуда да катнашмый калмый. Мәсәлән, шәһәребездәге яңа бер һәйкәл - Бөгелмәгә тимер юл килүнең 100 еллыгы хөрмәтенә куелган паровозда да К.Солтановның инициативасы, тырышлыгы зур. "Бер үк вакытта муниципаль район башлыгына һәм тимер юллар начальнигы исеменә гариза яздым. Шул рәвешле, мин нәкъ менә аларның бергә очрашып, бу сорау буенча сөй­ләшүләрен теләдем. Хә­ерле сәгатьтә башланган эш булгандыр, мөгаен. Алар очрашып, мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Бу һәйкәл гомерләрен тимер юлга багышлаган, социализм төзегән, сугышны җиңгән тимер юлчыларга, паровоз йөртүчеләргә матур истәлек дип уйлыйм", - дип, үз фикерен җиткерә Камил Хуҗа улы.
Хөрмәтле зат - гаи­ләсендә дә бәхетле ир, әти һәм бабай. Аллага шөкер, ышанычлы терәге, тормыш иптәше Фәһимә Абдулла кызы белән алар 52 ел инде бәхетле гомер кичерәләр. "Хәләл җефетем бик түземле, итагатьле, тырыш. Мин аңа бик тә рәхмәтле. Эшләгән вакытта да, әгәр дә мине төнге сәгать 2гә эшкә чакырсалар да, ул инде миннән алда торып, ашарыма әзерләп, озатып кала торган иде һәм көннең кайсы гына вакыты булса да, табын әзерләп каршы алды", - ди Камил ага. Алар берсеннән-берсе уңган 2 кыз һәм 1 ул тәрбияләп, зур тормышка аяк бастыралар, инде 7 оныклары бар һәм 2 оныкчыклары үсеп килә. Аларның барысы белән, эшләгән эше белән бик бәхетле Камил ага Солтанов. Киләчәктә дә ул барча халыкка да сәламәтлек һәм яхшылык кына, якыннарының, балаларының бәхетле булуларын һәм озын-озак еллар аларны сөендереп яшәүләрен тели.

Рәсемдә: уртада - Камил ага хатыны Фәһимә Абдулла кызы белән якыннары, дус-ишләре арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса