Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Өйрәнмичә хезмәт юк, хезмәт итми хөрмәт юк

Янәшәбездә яшәп, матур эшләре, күркәм сыйфатлары белән якыннарына гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ булган һәрбер кешегә якты йөз күрсәтеп, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган күркәм затларны күреп, андыйлар турында башкалардан да ишетеп, сөенеп куясың. Бар бит әле ул изге җанлы, чын ирләр! Бүгенге язмам шуларның берсе - Юрий Григорьевич Боин...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Юрий Григорьевич 1939 елның 30 мартында Бөгелмә шәһәрендә туа. Гомеренең күп елларын геофизика өлкәсендә эшләүгә багышлый. Ул бу оешмага 1968 елда эшкә урнаша һәм 1999 елга кадәр үзенең яраткан эшенә тугрылыклы кала. Хәтта лаеклы ялга чыкканнан соң да 4 еллап эшли әле ул. Хезмәт юлын слесарь һөнәреннән башлап җибәрә. Тырыш, уңган, булган хезмәткәрне тиз күрәләр, аны Игорь Михайлович Заслонов җитәкчелек итүче тәҗрибә-методик партиясенә алалар. Биредә геофизик аппаратуралар төзәтүче белгеч яраткан һәм җаваплы эше белән шөгыльләнә. Тәҗрибәле хезмәткәр геофизика эшләре барган кырларда да, скважиналарда да, ачы җилле Себер далаларында да иң кирәкле белгечләрнең берсе була.

Ә бүген ул үзләренең тыкрыгы - Каротаж урамында "коткаручы" вазифасын башкара. Күршеләре Валентина Берман сүзләренә караганда, нинди генә эш килеп чыкса да: җылылык системасымы ул, электр белән бәйлеме, алар, беренче чиратта, Юрий Григорьевичка мөрәҗәгать итәләр икән. Телевизор, тузан суырткыч, антенна, түбә төзәтү эшләре дә аның ярдәме белән башкарыла.

"Урамыбызда ялгыз хатын-кызлар гына калып бара, шуның өчен дә Юрий Григорьевич безнең өчен - ашыгыч техник ярдәм пунктында эшләүче бөтен эшне дә белүче "доктор" ролендә. Без аңа, аның гаиләсенә мәрхәмәтле булулары өчен чиксез рәхмәтле", - ди күршеләре Энҗе Вилданова. "Бу һөнәрләрнең барысын да кайдан үзләштердегез?" - дигән сорауга Юрий Григорьевич: "Иң беренче чиратта, якын дустым, "ТНГ-Групп" җәмгыяте инженеры Леонид Александ-рович Петряниктан. Аңарда һәрвакыт иң яңа җиһазлар булыр иде. Алга таба, билгеле инде, мине иң зур мәктәп - тормыш өйрәтте", - дип җавап бирә.

Алай гына да түгел, оста куллы, мәрхәмәтле, изге җанлы булуыннан кала, ул гомер буе спорт белән шөгыльләнгән. "Барысын да татып карадым: йөгердем дә, чаңгы, волейбол ярышларында да катнаштым һәм еш кына беренчелекләр дә яуларга туры килде", - ди ул.

Бүген дә, 72 яшь булуга да карамастан, 1 нче мәктәп базасында геофизиклар өчен оештырылган волейбол түгәрәгенә бик теләп, бер генә көнен дә калдырмыйча йөри. Бу түгәрәктә ул - яшьләр арасында 70тән өстә шөгыльләнүче бердәнбер кеше. "Юрий Григорьевич - ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше. Тренировкаларга йөрүдән кала, команда өчен җан атарга "Татнефть" ААҖ ярышларына да бара. Ә яшьләр өчен - тәҗрибәле укытучы", - ди "ТНГ-Групп" җәмгыятенең спорт буенча методисты.

Уңган ирнең хатыны да бик итагатьле, алар Софья Григорьевна белән 48 ел тату гомер кичереп, 2 бала һәм 4 онык тәрбияләп үстерәләр. "Ирем бик әйбәт, мәрхәмәтле, бар эштә дә булыша. Аның белән мин үземне ышанычлы хис итәм һәм бәхетемә сөенеп бетә алмыйм", - ди Софья Григорьевна.

Ә күршеләре шундый кеше белән янәшәдә яшәргә туры килгәне өчен шатланып бетә алмыйлар һәм барлык изге гамәлләре өчен аңа чиксез рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса