ҖЫРЛЫЙ ТОРГАН ӨЙ
"Теле" чыгып торган келәле капка каршы алды безне иң әүвәл. Әбиемнең капкасына охшаттым, шул "теле" булганга һәм ачкан вакытта "сайрап" куйганы өчен мин аны җырлы капка дия торган идем. Биредә дә шулай булып чыкты - җырлы капка, җылы йорт. Өйгә узгач, тагын бер шаккаттым, нәкъ әбием өендәгечә үтә дә пөхтәлек...
"Теле" чыгып торган келәле капка каршы алды безне иң әүвәл. Әбиемнең капкасына охшаттым, шул "теле" булганга һәм ачкан вакытта "сайрап" куйганы өчен мин аны җырлы капка дия торган идем. Биредә дә шулай булып чыкты - җырлы капка, җылы йорт. Өйгә узгач, тагын бер шаккаттым, нәкъ әбием өендәгечә үтә дә пөхтәлек һәм шундый ук йорт җиһазлары - буфет, комод, карават, өстәл. Шакирә әби үзе дә татар әбиләренә хас бер тыйнаклык белән нур чәчеп утыра иде. Ә Шакирә Хөсәенова - ул 15 март көнне 95 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне.
Нурдай балкырлыгы да бар Шакирә әбинең, Әлфия кызы матур киемнәрен, ак яулыгын әзерләп биргән, Мәскәүдән улы Илгиз кайткан, күрше-күлән, туган-тумача дигәндәй, якыннары җыелган - Шакирә Хафизовнаны шәһәр җитәкчелеге дә зурлаганны, хөрмәт иткәнне алар да күрсен. "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлек мөдире Ирина Белякова Россия Президенты В. Путин имзасы белән Кремльдән килгән открытка һәм район башлыгыннан истәлекле бүләк тапшырды. Ветераннар советы һәм шәхсән үзе исеменнән, юбилярга матур теләкләр әйтеп, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева күчтәнәчләр, чәй тәмнәре алып килгән иде. Тормышта күпне күрергә туры килгән Шакирә әбигә, Волхов шәһәренә торф чыгару эшләренә җибәргәннәр. "Әзенә дә куанып, кушкан һәр эшне җиренә җиткереп эшләп үстек без", - ди ул. Ватан сугышы елларында әле ул вакыттагы Шөгер районы Түбән Чыршылы авылында сельпо рәисе булып эшләгән. Хәләл җефете белән хастаханәдә эшләгән вакытта танышып-кавышканнар - Моталлап абый "Ашыгыч ярдәм"дә машина йөртүче булган. Ул бүгенге көндә вафат инде. 1941 - 1949 елларда Владивостокта Тын Океанда корабльдә хезмәт иткән. Гаилә альбомын карап утырганда аның матрос киеменнән төшкән зур фотографиясе дә килеп чыкты. Икенче бер фотосында Моталлап Хөсәенов медальләр белән тора. "Бу фотография шәһәрнең Мактау тактасында эленеп торды", - ди Шакирә әби. Әлеге йортны икесе бергә җиткергәннәр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ул кызы Әлфиясенең тәрбиясендә, чиста йорт-җирдә, тәмле ризыклы табында. Улы Илгиз сөйли: "Исемдә әле, - ди, - 1 нчеме, 2 нчеме сыйныфта укыганда әни сеңлем белән миңа йөкләмә бирде - шушы өйнең олы һәм кече як бүлмәләренең идәннәрен юарга. Олы як зуррак, ләкин анда һәрвакыт чистарак була, ә кече як бәләкәйрәк булса да, кеше күбрәк йөргәнгә, тиз пычрана. Мин олы якны юам, сеңлем - кече якны, аннан алмашып та алабыз. Әлфия үсеп идән юарлык булгач, мин, үз җилкәмнән бу йөкне төшереп, аңа тапшырдым". Димәк, өйдәге пөхтәлекнең чишмә башы ул Шакирә әбинең үзеннән икән. 8 онык, 3 оныкчыкның әбисе һәркайсына үрнәк булып тора. Күршесе Суфия апа да Шакирә әби турында сөйләп туя алмый. "Энесенең малае Илдус Урта Азиядә калган иде, Шакирә апа, шунда барып, алып кайтты бит Илдусны.
Әтиләреннән калган бер бүлмәле фатир бар иде, шуны, бу берегезнеке дә түгел, бары тик Илдуска, дип аңа бирде", - ди Суфия апа. Шул Илдус хәзер югары белемле табиб, реаниматолог, үзенең УЗИ кабинеты бар. Шакирә әбигә медицина ярдәме кирәк булса, беренче ярдәмне ул күрсәтә. Сез алайса шәхси табиб та икәнсез, дим юбилей тантанасына килгән Илдус Хәйретдиновка. Ул, көлеп: "Шакирә апа бер дигән әле ул, чирләргә яратмый", - ди. Яныңда сине яратучы, кайгыртып торучы кешеләрең булгач, нинди чирләп тору инде ул! Бик күп рәхмәт сүзләреннән соң, өйдәгеләр белән саубуллашып, "телле" капкадан кайтыр юлга чыктык, берничә адым узгач, артыма борылып карадым, чыннан да җырлы өй икән бит бу. Үзенең хуҗалары белән җырлы өй ул.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа