Язмышта язылган юллар буйлап...
Бөгелмәдә татар газетасында эшләр өчен белгеч табу элек-электән проблемалы сорау булып торды. Бу хәл Әлфия Салих кызының язмышында да зур роль уйный.
Әлфия Салих кызы Мостафина 1954 елның 15 ноябрендә Актаныш районының Кыркаентүбә авылында укытучы Фазыйлә белән колхоз рәисе Салих агай гаиләсендә дөньяга килә. Ачык зиһенле, үткер, акыллы бала була Әлфия. Төгәл фәннәргә хирыслыгы кечкенәдән ачыла аның. Шуңадыр, урта мәктәпне тәмамлауга ук, Меңнәр авылына физика-математика укытырга билгелиләр үзен. Ә тагын бер елдан Казан дәүләт университетының уку иң авырлардан саналган механика-математика факультетына укырга керә.
Шаулы-гөрле гамьсез студент еллары башлана. Төгәл фәннәр дөньясында үз урынын табарга омтылып, яратып-кызыксынып укый кыз. Хәтта Казанда ул вакыт өчен иң алдынгы өлкә булган санау-хисаплау техникалары белән эшли торган үзәккә эшкә дә урнаша...
Нәкъ шул уку елларында тарих-филология факультеты студенты – булачак татар теле һәм әдәбияты белгече Мәхтүм Мостафин белән таныша. Озак та үтми, өйләнешәләр, яшь гаиләгә тулай торактан бүлмә дә бирәләр. Бер-бер артлы уллары Эльмар белән Эльдар туа. Яшь әнигә укуын туктатып торырга туры килә. Һәм менә шул чорда гаилә дуслары – Бөгелмәдә “Ленинское знамя” газетасы редакторы итеп билгеләнгән Владимир Изергин Мәхтүм Мәхмүт улын да үз янына димли – дубляж басмага урынбасар булып килергә күндерә. Шулай итеп, Әлфия һәм Мәхтүм Мостафиннар 1983 елның көзендә моңа кадәр ишетеп кенә белгән, һич таныш булмаган Бөгелмә шәһәренә килеп төшәләр. Төпләнүләре гомерлеккә булып чыга.
Бөгелмәдә татар газетасында эшләр өчен белгеч табу элек-электән проблемалы сорау булып торды. Бу хәл Әлфия Салих кызының язмышында да зур роль уйный. Корректор кирәк булгач, вакытлыча гына дип, редакциягә эшкә урнаша ул һәм аның “Ленин байрагы”нда “вакытлыча гына” эшләве, мөстәкыйль басмада эшләү чорын да кушсак, артыгы белән өч дистә елга җитә! Шулай итеп, “физик”тан тәмам “лирик”ка әверелә: кайчандыр математик булам дип йөргән кеше бөтенләй башка юнәлештә эшчәнлеген башлап җибәрә. Алга таба мөстәкыйль “Бөгелмә авазы” ачылгач, ул инде коллективта редакциянең күп эшләрен башкара ала торган белгеч булып җитлегә.
Эшләү дәверендә Әлфия Мостафина башта, әйткәнебезчә, – корректор, аннары – җаваплы сәркатип, хәбәрче, хатлар бүлеге җитәкчесе булды, кирәксә, компьютерда версткалау эшен дә башкарды – кыскасы, газета чыгару дигән катлаулы да, кызыклы да өлкәгә баш-аягы белән чумып эшләде ул. Аның математик фикерләү сәләте җаваплы сәркатип булып эшләгәндә аеруча нык ярдәм итә: кирәк кадәр юлларны санап, материалларны, фотосурәтләрне газета битенә тиешенчә һәм матур итеп урнаштыруда төгәллеге белән аерылып тора иде ул. Әмма аның “лирика” өлкәсендәге казанышларын да бәяләми мөмкин түгел – тора-бара яңалыклар әзерләү, темалар табу, мәкаләләр язу остасына да әйләнде, темасын да таба, язып та бирә, эчке тоемлавы белән шигъри рифма-ритмнарны да тиз күрә, бәяли, “аксаган” урыннарын тотып ала иде. Эшләү дәверендә язмалары белән төрле конкурсларда катнашып, республика дәрәҗәсендә мактаулы урыннар алды, Диплом һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Шулай да Әлфия Салих кызының төп миссиясе җәмәгате, “Бөгелмә авазы”ның беренче мөхәррире, шагыйрь, Бөгелмә каласының тарихи елъязмасында үз эзен калдырган шәхес Мәхтүм Мостафинның төп таянычы, киңәшчесе, ышанычлы терәге һәм бүгенге көндә һәркайсысы тормышта үз урынын тапкан өч ир-егетнең әнкәсе булуда чагылыш тапкандыр, мөгаен.
Шактый еллар без бер йортта күршеләр булып яшәдек, улларыбыз бергә үсте. Мин һәрчак Әлфиянең улларын һәр нәрсә белән кызыксынучан, зиһенле һәм яхшы хәтерле итеп тәрбияли белүенә соклана идем. Сәгатьләр буе алар белән шөгыльләнеп, мәктәпкә барганчы ук аларны укырга өйрәтеп, өйдә тагын әллә ниләр ясап, нидер ватып дигәндәй, мең дә бер төрле мавыгу таба торган иде ул балаларга. Шуңа да уллары кызыксынучан, актив һәм киңкырлы шәхес булып үсеп җиттеләр.
Җәмәгате Мәхтүм Мостафинның вафатыннан соң да Әлфия Салих кызы аның эшен дәвам иттерүче булды. Редакциядә эшләве белән генә дә түгел. Шагыйрь үзе исән чакта ният иткән китабын ул, уллары ярдәме белән, “Йолдызымны эзлим” дигән баш астында җыентык итеп бастырып чыгарды. Үзе исә лаеклы ялга чыккач та шактый еллар редакциядә эшләде, шул ук вакытта, “Мәгърифәт” клубы җитәкчесе буларак, җәмәгать эшләрендә дә активлыгын киметмәде.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа