Яшәүгә өмет бирүчеләр
Була шундый кешеләр, алар яшьли сайлаган һөнәрләренә тугры калып, гомер буе әлеге өлкәдә фидакарь хезмәт итәләр. Сайлаган һөнәрләре алар өчен сулар һавага әверелә. Сүзем - хезмәт юлын кешеләрне сәламәтләндерүгә багышлаган медицина хезмәткәрләренең берсе Татьяна Владимировна Авдонина хакында. Кешеләрне ихлас хөрмәт итүе, ярдәмгә ашыгуы, үз эшен югары һөнәри дәрәҗәдә башкаруы белән...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Табибә тумышы белән Казан шәһәреннән. "Гаиләбездә хезмәт юлын кешеләр дәвалауга багышлаучылар булмаса да, кечкенәдән мине нәкъ менә шул өлкәгә тартты. Өлкән сыйныфларда укыганда ике ел рәттән медицина институты базасында эшләүче "Яшь медицина белгече" дип аталган түгәрәккә йөрдем", - ди ул.
Татьяна Владимировна инде озак еллар Бөгелмә үзәк район хастаханәсе поликлиникасында гомумпрактика табибәсе булып эшли. Ә хезмәт юлының башланып китү тарихы болайрак икән. Казан медицина училищесын Кызыл дип-лом белән тәмамлаган кыз медицина институтының кичке бүлегенә укырга керә. Параллель рәвештә травматология институтының реанимация бүлегендә эшли. Югары уку йортын уңышлы гына тәмамлаганнан соң интернатурага керә һәм аны 13 нче шәһәр базасында үтә башлый. Шуннан соң аның тормышында гаять мөһим үзгәреш була - Татьяна ханым Бөгелмә табибы Максим Леонидович Матюшкин белән гаилә кора һәм шәһәребезгә күчеп килә. Шул сәбәпле, интернатураны да биредә үтеп бетерә, 1998 елда исә поликлиникада тулы хокуклы табибә хезмәтенә алына.
Эшенә намуслы, җаваплы карый ул. Авырулар белән уртак тел табып, игътибар белән тыңлап, һәрберсен юатырга, аларга йөрәк җылысын бирергә дә юлын таба. "Бүгенге җәмгыятьтә кешеләр белән эшләве ничек кенә авыр булмасын, һәрвакытта да алар белән уртак тел табарга тырышам. Әгәр дә пациентның бик нык ярсуын күрәсең икән, аны тынычландыру мәслихәт, кешене игътибар белән тыңларга һәм көчеңнән килгәнчә ярдәм итәргә теләвеңне аңлату да бик мөһим. Шул вакытта авыруның тискәре карашы әкренләп сүнә, ул тынычлана һәм, чыннан да, сиңа бөтен өметен баглый. Мондый очракта инде кешегә ярдәм итәсе килү хисе тагын да көчәя. Авыруларның эмоциональ яктан тыныч булуларын телисе килә. Кеше, минем барысы да начар, авыруым бик ямандыр инде диеп, үз-үзен "ашаса", бу, билгеле инде, аның психикасына тискәре тәэсир итә. Һәрвакытта яхшыга ышанырга кирәк. Мин һәркемнең үз сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып, тикшерелеп торуын теләр идем", - ди табибә.
Шунысы да игътибарга лаек, итагатьле табибәнең тәҗрибәле шәфкать туташлары да үзенә охшап, уңган һәм булганнар. Кабинеттагы шәфкать туташы Миңнегөл Кәшиф кызы Мостафина һәм участок шәфкать туташы Сания Миргазиз кызы Салихова табибә белән берлектә: "Бергәлектә безнең көч", - дигән сүзләрне үз девизлары итеп алып, бер-берсен аңлап эш итәләр. "Аралашучан, тыныч, иң мөһиме, үз эшенең чын остасы булган табибә белән эшләргә насыйп булганы өчен бик шатбыз. Һәрвакытта да бик тату эшлибез. Татьяна Владимировна бервакытта да авыр хәлдә калдырмас, без аңа тая-
на, ә авырулар ышана ала", - ди Миңнегөл Кәшиф кызы үз фикерләрен җиткереп.
Хезмәтендә үрнәк ханым исә өйдә дә тырыш хуҗабикә, тугры тормыш юлдашы һәм яраткан балалары өчен өзелеп торучы әни дә. Татьяна Владимировна җәмәгате Максим Леонидович белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә өлкән уллары Алексей 8 нче сыйныф укучысы, ул күбрәк компьютер, техника белән кызыксына. Кызлары Екатерина 5 нче сыйныф укучысы - әти-әнисе кебек медицина өлкәсен үз итә: математика, биология фәннәрен тирәнтен үзләштерә, хайваннарны ярата. Ә кече уллары Георгийга әле 5 кенә яшь, ул тормышны танып-белү белән мәшгуль. Балаларының өчесен дә алар тырыш, итагатьле, олыларга ихтирамлы, акыллы итеп тәрбиялиләр: "Әле кыз вакытымда ук 3 бала үстерү турында хыяллана идем. Аллага шөкер, теләкләрем тормышка ашты. Чыннан да, тормышның бар яме аларда. Авыруларның балаларына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, әти-әниләрен сакласыннар иде. Кайбер вакытта балалары читкә китеп, олыгайган әти-әниләре караучысыз калалар һәм үзләрен ялгыз, яклаучысыз итеп хис итәләр. Кайвакыт бит аларга дару да түгел, ә нәкъ менә якыннарының җылысы җитми".
Ак халатыдай керсез һәм изге күңелле ханымга киләчәктә дә җаваплы эшендә уңышлар, сабырлык юлдаш булсын. Язмышның ачы сынауларына бирешмичә, киртәләр аша үтеп, алдагы көннәрдә дә райондашларының хөрмәтен, балаларының йөрәк җылысын, игелеген тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Рәсемдә: гомумпрактика табибәсе Т.Авдонина шәфкать туташлары М.Мостафина (уңда) һәм С.Салихова белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа